27 декабря, 2010

Зөлфәт клубында шигырь бәйрәме

Кичә "Мизгел " Яшьләр үзәгендә Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубының чираттагы утырышы булды. Анда Мөслим җирлегендә яшәп иҗат итүче, танылган прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, район башлыгы Ришат Рәшит улы Хәбипов, районның Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубы җитәкчесе шагыйрә Лилия Садриева катнашты.
Утырышта яшь каләм тибрәтүчеләр үзләренең язган шигырьләрен укыдылар. Шигырьләрнең иң уңышлылары “Авыл утлары” газетасында дөнья күрәчәк. Кичәнең чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән үтүе балаларга чын бәйрәм булды.

22 декабря, 2010

Октябрь мәктәбендә

22 нче декабрь көнне Мөслим районы Октябрь төп белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы үтте. Утырышның темасы "Укучыларның белем сыйфатын күтәрүнең яңа формалары һәм методлары" дип аталды. I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латипова Фира Миргазиз кызы 9 нчы сыйныфта "Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау" һәм Ф.Садриевның "Рәхмәт, әтием!"повесте буенча "Гөнаһ җәзасыз калмый" дигән темага класстан тыш уку дәресе күрсәтте.

21 декабря, 2010

Укытучы елын йомгаклау тантанасы

20 нче декабрьдә Мөслимнең "Мизгел" Яшьләр үзәгендә Укытучы елын йомгаклау тантанасы үтте.Кичәдә районыбыз мәктәпләренең иң актив эшләүче укытучылары чакырылган иде.Район башлыгы Р.Р.Хәбипов, мәгариф бүлеге начальнигы Г.Ә.Закирова аеруча нәтиҗәле эшләгән укытучыларга Мактау Грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Тантананы Гөлзәрия Шакирова алып барды. Кыш бабай һәм Кар кызы, җырчыларның чыгышлары кичәгә ямь өстәде.

15 декабря, 2010

Күрми калмагыз!

"Класс җитәкчелеге" бүлегендә класс тормышын чагылдырган фотографияләрдән слайд шоу урнаштырылды.

13 декабря, 2010

Район олимпиадасында беренче!

11 нче сыйныф укучысы Фаррахова Лилия Илфат кызы татар теленнән район буенча үткәрелгән олимпиадада беренче урын алды. Лилия! Сине чын күңелемнән бу уңышың белән котлыйм. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүеңне , хыялларыңның тормышка ашуын һәм республика олимпиадасында да сынатмавыңны телим.

12 декабря, 2010

"Укытучыларның интернет- портфолио банкы" порталында

Сайт "Укытучыларның интернет- портфолио банкы" порталына кертелде.

25 ноября, 2010

Мәҗит Гафурига 130 ел

Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә Мәҗит Гафуриның 130 еллыгына багышланган районара фәнни- гамәли конференция булып узды.Конференциягә күрше Сарман районыннан да кунаклар килде.Укучылар М.Гафури иҗаты буенча фәнни эшләр якладылар.Җәлилова Йолдыз "М. Гафури иҗатында мәсәл жанры" дигән темага фәнни эше белән 10-11 класслар арасында 1 урын алды.(Укытучысы Шамсова Р.Д.). Котлыйбыз!



18 ноября, 2010

Татар Бүләрендә кунакта

Бүген Тат. Бүләр мәктәбендә "Патриотик тәрбия: тәҗрибә, проблема, перспектива" темасына "Туган якны өйрәнү" түгәрәге җитәкчеләренең район семинары булды.Семинарда укучылар кунакларны Туган як музее белән таныштырды. Түгәрәк членнары Арсланова Фәнүзә Фатиховна җитәкчелегендә "Туган ягым- киләчәгем" дип исемләнгән музыкаль композиция күрсәттеләр.Укучыларның чыгышлары бик яратып кабул ителде.Иң кызыклысы- укытучылар катнашындагы Брейн-ринг уены булды. Укытучылар чын күңелдән көч сынаштылар. Фәнүзә Фатиховнаның юбилее да бүгенгә туры килү бәйрәм рухы өстәде. Семинарда катнашучылар юбилярга чын күңелдән изге теләкләрен җиткерделәр.

29 октября, 2010

"Белем җәүһәрләре-2010" бәйгесе

15 октябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә Татар интернетының “белем җәүһәрләре”н бүләкләү тантанасы уздырылды.
Тантанага бәйгенең финал өлешенә узган конкурсантлар чакырылды. Андыйлар – 30. Бу интернет-проектлар 40 эш арасыннан сайлап алынды, бәйгегә исә барлыгы 44 гариза бирелгән иде.
Җиңүчеләрне тәбрикләргә жюри әгъзаларыннан тыш Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенә һәм аның баш консультанты Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, татар халкының танылган шагыйрәсе Флера Тарханова, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының һәм Казан шәһәр мәгариф идарәсенең вәкилләре килгән иде. Тантананы Раил Гатауллин һәм Алия Сабирова алып бардылар.
Сәхнәдә җиңүчеләргә карата әйтелгән һәрбер чыгышта бу проектларның татар халкы өчен аеруча кыйммәтле булуы билгеләп үтелде, аларга алга таба да иҗади уңышлар, проектларында кулланучылар саны күбрәк булуын теләделәр.
Тантанадан күренешләр

11 октября, 2010

Кырлайга сәяхәт

Районыбызның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары 7 нче октябрь көнне Кырлайга экскурсиягә бардык. Шагыйрь йөргән сукмаклардан без Тукай мемориаль комплексына, Сәгъди абзый йортына сәяхәт кылдык. Тукай "Дөньяга иң элек күзем ачылган урыным " дип атаган Кырлай авылында Габдулла Тукайның тормышы белән бәйле Тукай чишмәсе, Сәгъди абзыйның нәни Апуш белән утырткан нарат агачы, бәрәңге бакчасы, Сәгъди абзый кабере, бай йорты бар.

06 октября, 2010

Укытучы! Нинди горур исем!

Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Һөнәри бәйрәмебез белән, хөрмәтле коллегалар!

26 сентября, 2010

Укытучылар династиясе

Укытучылар династиясе... Нәселебезнең гомуми педагогик стажы-135 ел. 3 буыннан торган династиядә 8 педагог , 8 тормыш юлы. Бу бит татар теле һәм әдәбияты, тарих, география, рус теле, башлангыч класслар, физкультура, инглиз теле, музыка укытучылары гаиләсе. Тәҗрибәсе буыннан-буынга күчә торган гаиләмнең биографиясе бер җөмләгә сыя- ”гомер буе мәктәптә”.
Хөрмәтле блог кунаклары!Әлеге презентациядә минем гаиләм тарихы белән танышыгыз.

19 сентября, 2010

Бәйрәмең белән, укытучым!


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Укытучы елы уңаеннан 22 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр "Укытучыңны котла!" дигән акция уздыра. Акциянең төп максаты- Укытучылар көне белән котлауларны җыю һәм укытучыларга тапшыру. 1-5 октябрьләрдә мәктәп укучыларыннан торган волонтер отрядлары халыкка укытучыларын котлап открыткалар язарга тәкъдим итәчәк. Котлауларны http://mon.tatar.ru/pozdrav_uchitelya.htm адресына җибәрергә мөмкин.Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучым!

02 сентября, 2010

Әй, мәктәбем- белем учагы, Син- гомернең иң гүзәл чагы!

Бүген барлык белем бирү йортларында беренче кыңгырау чыңлады. Яңа уку елында барыбызга да уңышлар юлдаш булсын. Белем бәйрәме белән, хөрмәтле сайт кунаклары!

29 августа, 2010

Август конференциясе

Укытучыларның август киңәшмәсе быел "Укытучы заманча белем бирү киңлегендә" исеме астында үтте.Киңәшмәдә мәгариф хезмәткәрләренең еллык эшчәнлеге анализланды, район, республика күләмендәге бәйгеләрнең җиңүчеләре бүләкләнде.Шул ук вакытта иҗади эшләүче укытучылар күргәзмәсе дә эшләде.
Күргәзмәдән күренешләр

28 августа, 2010

21 августа, 2010

Укытучыларга ноутбук

"Һәр укытучыга - ноутбук" программасы буенча районыбызның 7 мәктәбенә, шул исәптән безнең мәктәпкә дә ноутбуклар кайтты. Быелгы уку елыннан укытучылар электрон журнал һәм электрон көндәлекләр белән эшләячәк. Бу исә ата-аналарга интернет аша балаларның укулары белән танышып барырга мөмкинлек бирәчәк.

11 августа, 2010

Яңалыклар

"Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" дигән "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге блогына   мәчетләр тарихына багышланган бүлек өстәлде. Башка бүлекләр дә яңартылып, фотолар куелды. Блогның эчтәлеген тулыландыру өчен , сездән дә яңа хәбәрләр, материаллар  көтәбез, хөрмәтле әмәкәйлеләр!

26 июля, 2010

2010 нчы ел -Укытучы елы

ТӘҮГЕ ДӘРЕСЕМ
Укучы беренче укытучысын хәтерендә яңартырга ярата!

Ә мөгаллимнәр беренче укучысы, тәүге дәресен еш искә аламы?

1нче марттан 1нче ноябрьгә кадәр “Яңа Гасыр” радиосы мәйданы гаҗәеп һөнәр ияләре - Укытучылар өчен!

Хөрмәтле мөгаллимнәр! Беренче дәресегез, беренче укучыларыгыз турында хатирәләрегезне барлап “Яңа Гасыр” радиосына язып җибәрегез!
Адрес: Казан шәһәре, М.Горький урамы, 15 йорт, "Тәүге дәресем” акциясенә.

Эфирга чыгу вакыты: һәр эш көнендә 13 сәгать 15 минутта.

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты "Укытучым..." конкурсын игълан итә.
Публицистика, проза, шигърият, драматургия жанрларына караган һәм укытучылыкка багышланган иҗат әсәрләре кабул ителә.
Конкурс 3 этапта уза:
I этап - 15нче гыйнвардан 30нчы майга кадәр;
II этап - июньнән октябрьгә кадәр (Укытучы көненә кадәр);
III этап - октябрьдән 30нчы декабрьгә кадәр.
тулырак

20 июля, 2010

Блог яңалыклары

Блогның эчтәлеге берникадәр тулыландырылды."Татар теле һәм әдәбияты " бүлегенә гуманитар профиль өчен 10-11 сыйныфларга татар теленнән программа һәм календар тематик планнар куелды."Музей эшчәнлеге" бүлегенә музей күренешләреннән слайд-шоу урнаштырылды.

«Киләчәк» хыялларны тормышка ашырырмы?
...Инде күп тапкырлар әйтелгәнчә, мәктәп белеменең үзәгендә укытучы тора. Альберт Гыйльметдинов мөгаллимгә эш өчен тиешле шартлар тудырмыйча яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмаячагын кабат ассызыклады. Билгеле, иң беренче булып укытучының хезмәт хакын арттырудан башларга кирәк. Инде агымдагы елның беренче сентябреннән мәктәп укытучыларына хезмәт хакы яңача түләнә башланыр дип көтелә.
Мәктәп мөгаллимнәренең эш хакы ике өлештән торачак: 70 проценты - база өлеше, ә 30 проценты - стимул өлеше. Беренчесе һәр укытучыга да түләнеп барса, икенче өлеш ирешелгән нәтиҗәләргә карап бирелә. Төп критерийлар булып чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре, 9нчы сыйныфларның йомгаклау аттестациясе билгеләре, 4нче сыйныфтан башлап укучыларның белем дәрәҗәсе мониторингы нәтиҗәләре һ.б. торачак. Әмма бер генә укытучының да хезмәт хакы кимемәячәк, дип искәртте министр. Сыйфатлы эшләүче мөгаллимнәрнең акчалары исә бермә-бер артачак. Моның өчен республика бюджетыннан ел саен якынча 4 миллиард сум акча бүленеп биреләчәк.
Мәгариф өлкәсе җитәкчеләренең планнары чыннан да зурдан. Вәгъдә ителгәннәрнең барысы да тормышка ашылыр дип ышанасы килә, билгеле...
тулырак

12 июля, 2010

«100 талантлы авыл баласы» акциясе

«100 талантлы авыл баласы» социаль акциясенең Иҗтимагый советы формалашу тәмамланды. Авыллардагы интеллектуаль талантлы балаларга һәм аларның укытучыларына ярдәм күрсәтә торган әлеге акция традицион рәвештә «АИКБ «Татфондбанк» ААҖ тарафыннан үткәрелә. Акцияне оештыруда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыклары катнашалар. Быел Иҗтимагый совет рәисе итеп Татарстан Республикасы вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләнде.
Укуда аеруча югары нәтиҗәләр күрсәткән авыл укучыларына ярдәм күрсәтү максатыннан банк 100 укучыга исемле стипендияләр булдырды. Акциядә җиңүчеләр ай саен ел дәвамында банктан үз пластик карталарына бер мең сум күләмендә стипендия алып киләчәк. Быел «100 талантлы авыл баласы» акциясендә авыл балаларыннан кала Татарстанның халкы 35 меңнән артмаган кече шәһәрләре укучылары да катнаша ала. Акциядә катнашу өчен гаризаны 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга була. Стипендиатларны тантаналы рәвештә бүләкләү агымдагы елның 30 ноябренә кадәр уздырылачак.

тулырак

03 июля, 2010

Мәгариф һәм фән

А.Гыйльметдинов: “Милли элита тәрбияләү өчен, татар гимназияләре челтәрен төзергә кирәк"

Министр утырышта “Киләчәк” стратегиясенең милли мәгариф юнәлешен депутатларга тәкъдим итеп, милли мәгарифне алга таба үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты. Аның фикеренчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә татар телен филология предметы буларак укытырга кирәк түгел, аны тормышта куллану, милләтара аралашу коралы буларак өйрәтү зарур. “Ныклы итеп укырга һәм сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Шул чакта рус балалары да татар телен беләчәк”, - диде А.Гыйльметдинов.
http://belem.ru/node/2676

08 июня, 2010

Блог яңалыклары


Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, мәктәп музейларының район смотр-конкурсы үтте."Музей эшчәнлеге" бүлегендә конкурска җибәрелгән буклет урын алды. Анда уку елы дәвамында "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!" шигаре астында мәктәбебездә һәм музейда эшләнгән эшләр яктыртылды.танышырга

01 июня, 2010

Котлыйбыз!


10 класс укучысы Фаррахова Лилия Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышлап үткәрелгән "Татарстан һәм татар халкы тарихы" республикакүләм бәйгесенең III турында IV урынны яулады һәм "Мәгариф" журналының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.Лилияне бу җиңүе белән котлыйм.Тагын да югарырак үрләр яулавын телим.

29 мая, 2010

"Соңгы кыңгырау"бәйрәме


24нче май көнне 11нчеләр өчен соңгы кыңгырау чыңлады.Ә алда- беренче сынаулар, беренче тапкыр мөстәкыйль тормышка аяк басу һәм тормыш дигән бик тә җитди фәннең беренче битен ачу.Әлеге сынауларны да гел "5"легә тапшырырга язсын сезгә, кадерле балалар!

21 мая, 2010

Имтиханнар башланды


Бүген 11 нче класстан 15 укучы татар теле һәм әдәбиятыннан арадаш имтихан тапшырды.Аларга яхшы нәтиҗәләр, алдагы имтиханнарында уңышлар телим.

16 мая, 2010

"Зирәк тиен" конкурсы нәтиҗәләре

Ниһаять,конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.Безнең мәктәп укучылары район күләмендә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.10нчы класс укучысы Фаррахова Лилия I (80 б.), 11нче класс укучысы Газтдинов Рамис - II (82 б.), 8 нче класс укучысы Вәлиева Гөлнара VIII (80 б.) (укытучылары Хәкимова Г.Ш.), 5 нче класс укучылары Мурзина Илүзә - VI (104 б.), Фаррахова Гөлфинә VII (100 б.) (укытучы Шамсова Р.Д.) урыннарны алдылар.Бу укучыларны уңышлары белән котлыйбыз, тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.

08 мая, 2010

Бөек Җиңүгә 65 ел!

Гасырлардан-гасырларга күчәр
Кырык бишнең бөек Җиңүе!

Әмәкәйдә үткәрелгән Җиңү тантанасы фотосурәтләрдә






06 мая, 2010

Татарстанның 12 мең мөгаллиме быел ноутбуклы булачак

Мәктәпләрдә компьютер техникасының мораль яктан искерә баруы турында күптәннән әйтелеп килде. Ниһаять, хакимиятебез бу проблеманы өлешчә генә булса да хәл итәргә алынды. Киләсе уку елына кадәр Татарстан белем бирү учреждениеләре өр-яңа компьютерлар белән җиһазландырылачак. Барлыгы 12,5 мең искергән техниканы заманчага алыштыру ниятләнә. Шулай ук укытучының мәгълүмати технологияләрне белү дәрәҗәсе укучыларныкыннан калышу кебек кимчелекне бетерү дә күздә тотыла. Бу максаттан мөгаллимнәрне ноутбук белән тәэмин итү проекты старт ала. Бу турыда 27 апрель көнне Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов игълан итте.
[тулырак]


01 мая, 2010

Брейн - ринг

"Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге әгъзалары катнашында район күләмендә Брейн - ринг уены үткәрелде. Әмәкәй урта мәктәбенең 10-11 класс укучыларының 1 нче командасы I урынга лаек булды. 2 нче команда һәм 8-9 класс укучылары командасы актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнделәр. Газтдинов Рамис "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды.

  

VIII төбәкара фәнни - тикшеренү бәйгесе

16 апрель көнне Казанда галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 185 ел тулуга багышланган VIII төбәкара фәнни - тикшеренү бәйгесе үтте.Анда Самара, Төмән, Башкортстан, Ингушетия, Удмуртия, Чувашстаннан килгән укучылар да фәннең 11 юнәлеше буенча үз осталыкларын күрсәтте."Туган як тарихын өйрәнү" юнәлеше буенча Мөслим районыннан 4 укучы катнашты.Әмәкәй урта мәктәбеннән Газтдинов Рамис, Шәймәрдәнова Гөлүсә катнашучы сертификатына ия булдылар.

 

28 апреля, 2010

Мәктәптә Шигырь бәйрәме

Мәктәптә шигырь бәйрәме үткәрелде. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен һәм Тукай турында шагыйрьләребез язган шигырьләрне сөйләделәр.

 

26 апреля, 2010

Тукай бәйрәме

Бүген районыбызда Тукай бәйрәме үткәрелде.Мәктәпләрдән нәфис сүз осталары, иң матур җырчылар чакырылды."Тукай оныклары" һәм "Йолдызлар" командалары катнашында "Тамчы- шоу" уены үткәрелде.Кунаклар- балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь Әхмәт Дусайлы, шагыйрә Лилия Садриева, язучы Роза Хәбибуллина, пенсиядәге укытучы Роза Низамова үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар һәм укучыларга иң җылы теләкләрен җиткерделәр.Соңыннан мәгариф бүлеге үткәргән конкурсларга нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

  

26 апрель - бөек Тукаебыз туган көн!

Бүген районыбызда зур бәйрәм. Язучы Фоат абый Садриев Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.Якташыбызны чын күңелебездән котлыйбыз! Аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.