27 апреля, 2011

Тукай бәйрәме

26 апрель- бөек Тукаебызның туган көне.Бу көнне Мөслим гимназиясендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган шигырь бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Р.Р.Хәбипов , язучы Г.Тукай бүләге лауреаты Фоат Садриев, шагыйрь А.Алиш премиясе лауреаты Мәҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, ветеран укытучылар катнашты. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аеруча уңышлы чыгыш ясаучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.Рус, мари һәм әрмән балаларының саф татарча Тукай шигырьләрен сөйләве барыбызны да сокландырды.

21 апреля, 2011

"Брейн-ринг" уенында да сынатмадык

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә район мәктәпләренең туган якны өйрәнү түгәрәкләренә йөрүче укучылар арасында"Брейн-ринг" интеллектуаль уены үткәрелде. 5-9 класс укучылары арасында барлыгы 20 команда катнашты Сайлап алу турыннан иң көчле 4 команда финалга үтте .Безнең команда 2 урынны яулады. 1 урында Тат.Бүләр, 3 урында Күбәк мәктәбе командалары.

15 апреля, 2011

Лилиябез-җиңүче!

Район мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк белән берлектә, укучыларда туган төбәкне, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан “Ватаным тарихында минем гаиләм эзе” районкүләм сочинениеләр конкурсы үткәрде.
Оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары 18 төп һәм гомуми белем бирү мәктәбеннән кергән 34 иҗади эшне тикшерде. Сочинениеләр татар һәм мари телләрендә язылган.Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенә гомуми җиңүче итеп, татар телендә язган Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фәррахова Лилиянең (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Шәрип кызы Хәкимова), мари телендә язган Мари Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Абдулаева Алинәнең (җитәкчесе мари теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Виталиевна Нуриева) иҗади эшләрен тәкъдим ителде.
Лилиянең "Әфган ярасы - йөрәк ярасы" исемле иншасы республика күләмендә 3 нче урынны алуга иреште, Алинә 1 нче урын яулады. Кызларны һәм аларга белем биргән мөгаллимәләрне, әти-әниләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!(Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтыннан http://muslum-tat.narod.ru/01.html)



13 апреля, 2011

Зирәк тиен

Бүген районыбыз мәктәпләрендә укучылар татар теле буенча "Зирәк тиен" исемле бөтенроссия интеллектуаль уенында катнашты Барлыгы 857 бала үз көчен сынап карады Безнең мәктәптән 52 бала катнашты.Нәтиҗәләр уку елы ахырына билгеле булачак. Барыгызга да уңышлар, яңа җиңүләр телибез!