18 мая, 2012

"Безнең яңа мәктәп" проектын тормышка ашыру

"Безнең яңа мәктәп" проектын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәренең шәхесне үстерүдә тоткан урыны" темасына Баек урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы булып узды.Семинарга Башкортстанның Бакалы районы укытучылары да чакырылган иде. Якташ шагыйрәбез Баек авылы кызы Лилия Садриеваның "Күңелләр чәчәк тели" китабын тәкъдир итү кичәсендә укучылар аның өр-яңа шигырьләре белән таныштырдылар. Шагыйрә үзе дә матур шигырьләрен укыды.Укытучылар мәктәпнең "Туган як" музее белән таныштылар. Ахырдан берләшмәнең 2011-2012 уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Семинар табигать кочагында дәвам итте. Татар телчеләре "Изге чишмә" дә ял иттеләр, уйнадылар, күңел ачтылар.

15 мая, 2012

" Тамчы-шоу" да

ТНВ каналында барган "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнаштык. Мәктәбебезнең "Әмәкәй йолдызлары" командасы Актаныш районы Киров мәктәбенең "Актанышым-ак илем" командасы белән көч сынашып җиңү яулады. Укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәкимова Гөлнара һәм Шамсова Резида җитәкчелегендә Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар, Кремльдә , Кол Шәриф мәчетендә булдылар.

10 мая, 2012

Сугышлар булмасын яңадан!

Илебез Җиңүнең 67 нче язын каршы алды. 9 май көнне Мөслимдә узган бәйрәм тантанасы быел яшь армиячеләр парады белән үзенчәлекле булды. Анда районның 20 мәктәбеннән һәм 94 нче һөнәр училищесыннан барлыгы 500 гә якын егет һәм кыз катнашты.