29 августа, 2012

Мөслимдә мөмкинлекләр бар!


Укытучыларның традицион август киңәшмәсе быел  "Мәктәп дәрестән сон" проектын тормышка ашыруда мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге" исеме астында узды. Киңәшмәдә ТР Фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов катнашты. Киңәшмә Иске Вәрәш мәдәният йортында үтте. Мөгаллимнәрне мәдәният йорты каршында балалар бакчалары хезмәткәрләре  ясаган  чәчәкләр күргәзмәсе каршы алды. Елдагыча, киңәшмәнең тантаналы өлешендә сәхнәгә иң элек озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, 55 ен тутырган мөгаллимәләр күтәрелде.Быел 25 укытучы лаеклы ялга чыга. Коллегалары өлкәннәрне чәчәкләргә күмде. Ветераннарга алмашка быел 8 яшь белгеч кайтты.  Шуларның 3 се "Безнең яңа укытучыбыз" грантына дәгъва итә.  Киңәшмәнең пленар өлешендә район мәгариф бүлеге начальнигы Л.Бариев 2011-2012 уку елына анализ ясады. Район башлыгы Р.Хәбипов үз чыгышында хөкүмәт программасы нигезендә райондагы 4 мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелүен билгеләп үтте. Министр А.Гыйльметдинов БДИ нәтиҗәләренә тукталды һәм укытучыларны балаларга карата таләпчәнрәк булырга чакырды. "Мәслимдә укытучылар бик сәләтле һәм мәктәпләр дә заманча. Димәк, ныклы белем бирергә мөмкинлекләр бар, "-диде министр. Киңәшмә ахырында , гадәттәгечә, хөкүмәт бүләкләренә ия булучылар, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүчеләр, мәгариф учреждениеләре бүләкләнде. ("Авыл утлары" газетасыннан)

20 августа, 2012

Алабугада мәктәп укытучыларының III Бөтенроссия Фестивале


15-18 август көннәрендә Алабуга шәһәре кунаклардан гөрләп торды. Монда төрле төбәкләрдән, чит илләрдән иң яхшы укытучылар, галимнәр җыелды. Германия, Болгария, Сингапур, Латвия, Голландия, Алтай крае, Мәскәү, Липецк өлкәсе, Санкт-Петербург,  Рязань һәм башка төбәкләрдән  килгән галимнәр- модераторлар мастер- класслар үткәрделәр. 3 көн дәвамында мөгаллимнәр мастер- классларда катнашып фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Һәр көнне  мастер - класслар эшчәнлегенә йомгак ясалды, актив катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.