23 декабря, 2013

"Яшьләр фәнни эзләнүдә" конференциясе

Яр Чаллы шәһәренең “Гали Акыш исемендәге 84 нче лицеенда” үткәрелгән “Яшьләр фәнни эзләнүдә”  республикакүләм фәнни-гамәли укучылар конференциясендә катнашып, районыбыз  укучылары зур уңышка ирештеләр. Шуганка  төп мәктәбенең 8 нче  сыйныф укучысы  Шәйхәйдәрова Рузилә 1 дәрәҗә диплом (укытучысы Әхмәтҗанова Эльвира), Әмәкәй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Насретдинова Азилә 2 дәрәҗә диплом (укытучысы Хәкимова Гөлнара Ш.), Вәрәшбаш төп мәктәбенең 9 нчы  сыйныф укучысы Сәхәбетдинова  Алинә (укытучысы Сәхбетдинова Гөлсинә З.)  3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр, Үрәзмәт урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәйгәрдәнова Альбина (укытучысы Әбүбәкерова Альбина Р.) катнашучы таныклыгына  ия булды.

10 декабря, 2013

Гомер озынлыгы-ирлектә, илгә иткән хезмәт-игелектә

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе, филология фәннәре докторы , профессор Марсель Хәернас улы Бакировка 10 декабрьдә 80 яшь тулды. Якташыбызны зур юбилее белән котлыйбыз!

Без яшь, без сәләтле...


5 нче декабрь көнне Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия-интернат базасында  II республикакүләм "Без яшь , без сәләтле..."фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды.  Укучым Насретдинова Азилә җиңүче булды. 

10 октября, 2013

Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!


Картаямени сон йорәк
Маңгайлар сырланса да...
Әмәкәй авылында өлкәннәр ункөнлеге бик матур үтте.Урта мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен  мәктәптә бай эчтәлекле бәйрәм тантанасы булды.Укучылар һәм укытучылар коллективы һәр ветеранга багышлап концерт номерлары күрсәтте, аларны чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән зурладылар.Аннары бәйрәм мул табын артында дәвам итте.Өлкәннәр үзләре дә җырлап күнел ачтылар.
Декада ахырында авыл ашханәсендә  дә бик зур бәйрәм булды. Чараны "Ык" агрофирмасының "Дуслык"  бүлекчәсе мәктәп коллективы бергәләп оештырды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә хуҗалык җитәкчесе Альберт Нәбиев, өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады.Укучылар һәм укытучылар өлкәннәргә багышлап узләренең матур җырларын бүләк иттеләр. һәр өлкән буын вәкиле яшьлек җырларын тыңлап, мизгелгә генә, уйда гына булса да үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Мөлаем апалар,  әбиләрнең  йөзләреннән бөркелгән канәгатьлек хисе шуның  турында сөйли иде.
 Өлкәннәр хөрмәтенә яңгыраган җырлардан күзләрендә яшь тамчылары ялтыраса да, аларның күңелләре шат иде.Үзләре дә күңел ачтылар: җырладылар да, биеделәр дә. Альберт Нәбиевның өздереп гармунда уйнавы, өлкәннәребез Зөһрә, Клара, апаларның җырлавы бәйрәмгә тагын да ямь бирде. Г. Вәлиева, Р.Әхмәтгалиева, Р. Фаррахова, Н.Насретдинова , Л.Нәбиева әзерләгән тәмле ашларны авыз итә-итә,  бик озак чөкердәштеләр өлкәннәр.

08 сентября, 2013

Яңа уку елы белән!

Беренчы кыңгырау укучыларны тагын мәктәпләргә җыйды. Быел Әмәкәй урта  мәктәбендә беренче сыйныфка 2 укучы кабул ителде.

26 мая, 2013

Хәерле сәгатьтә!


Бүгенге көндә күңелләрнең нечкә чагы... Тирә-якта шомырт, сирень, алмагач-чияләр шау чәчәктә утыра... Кошларның шат җырыннан башлар әйләнә...Кыскасы, бар җиһан яшәрә!.. Алай гына да түгел, болай да җилкенгән йөрәкләрне тагы бер кат җилкендереп, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый..
Бер караганда күңелле, ә икенче яктан-бик моңсу...
Егетләрне һәм кызларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.
Сезгә исән-имин имтиханнарыгызны тапшырып, теләгән уку йортына керүегезне, яхшы укуыгызны телибез. Сау-сәламәт,бәхетле булыгыз!!!

24 мая, 2013

"Зирәк тиен-2013" нәтиҗәләре

"Зирәк тиен" уен-бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.Нәтиҗәләрне түбәндәге сылтама буенча кереп карарга мөмкин: Зирәк тиен нәтиҗәләре
Безнең мәктәп укучылары 7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алия һәм 9 нчы сыйныф укучысы Мохитова Илүзәнең җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә булуы бик куанычлы. Бу укучыларга укуларында зур уңышлар телибез.

23 мая, 2013

"Табигать-туган йортыбыз" бәйгесе


Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы игълан ителү уңаеннан, республикакүләм "Табигать - туган йортыбыз" иншалар бәйгесе игълан ителгән иде.Ниһаять,бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгегә килгән эшләрнең 100гә якыны "Илһам" электрон газетасында һәм "Көмеш кыңгырау" газетасында басылды. 20 нче май көнне Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты бәйгенең җиңүчеләрен үзенә җыйды. Әлеге бәйгедә җиңгән 19 укучыга төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Укучым Гүзәл Фәррахованың иншасы 2 урынга лаек булды.Уңышлар сиңа, Гүзәл!

01 мая, 2013

Изге Болгарга сәяхәт


27 нче апрель көнне иртән иртүк без бер төркем укучылар укытучыларыбыз белән сәяхәткә кузгалдык. Сәяхәтебез борынгы бабаларыбыз җире - Болгар шәһәренә иде. Болгарны безнең беренче күрүебез, шуңа да кызыксынуыбыз бик көчле булды. Изге җирләр белән танышуыбыз Истәлек билгесе бинасыннан башланып китте. Экскурсоводларның бирегә килүчеләрне шушы бинага алып керүе юкка гына түгелдер: биредәге картиналарны, кулъязмаларны, шул чор белән бәйле башка экспонатларны караганнан соң, борынгы Болгар дәүләте күз алдына килә. Шулай да игътибарны аеруча җәлеп иткәне 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү мизгеле сурәтләгән иң зур картина булды. Андагы борынгы бабаларыбыз: “ Динебезне саклагыз, буыннардан-буыннарга тапшырыгыз”, – дип кисәтә кебек. Бинаның икенче катында урын алган дөньядагы иң зур Коръән китабы янәшәсендә дә ерак бабайлардан шушы аваз ишетелә сыман. Әлеге кыйммәтле ташлар белән бизәлгән изге китап башта Казанның Кол Шәриф мәчетенә куелган булса, хэзер Истәлек билгесе бинасына урнаштырылган. Экскурсиябезнең иң кызыклы өлеше музейда булгандыр, мөгаен. Биредә таш гасырдан алып Казан ханлыгы оешканчыга кадәр чорны чагылдыручы күргәзмә әсбаплар урын алган. Анда борынгы бабаларыбызның җир эшкәртү кораллары да, хатын-кызларның зәвыклы бизәнү әйберләре дә бар. Экскурсия барышында без Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече Манара, Кара пулат, Ак пулат, Хан мунчасында булдык. Бу биналар-борынгы архитектура һәйкәлләре. Мавзолейларда югары дәрәҗәле кешеләрнең гарәп хәрефләре белән биографияләре язылган кабер ташлары урнашкан. Ак пулат белән Кара пулатның да тарихы кызыклы. Ак пулат бик күп бүлмәләрдән тора, заманында бик затлы җәмәгать мунчасы булган. Ә Кара пулатта суд эшләре алып барылган.Аларның тарихы турында экскурсоводның сөйләгәннәрен тыңлап, Болгар дәүләте турында күп мәгълүмат тупладык. Чираттагы танышуыбыз борынгыдан җимерелмичә сакланып калган бердәнбер корылма- мәчет манарасы иде.Ул манарадан Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай да менгән булганнар. Манараның баскычлары биек итеп ясалган, анда менеп җитүе дә бик кыенга туры килде. Аннары безне мәһабәт Ак мәчет каршы алды.Ул әллә кайдан ук затлы, матур булып күренеп тора.Мәчетнең диварлары лалә чәчәкләрен хәтерләтүче орнаментлар белән бизәлгән. Болгар шәһәре- һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу-безнең өчен зур шатлык. Бу сәяхәт безнең күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны тагын да арттырды. ( Мурзина Илүзә, 8 нче сыйныф укучысы)

29 апреля, 2013

Мәктәптә Тукай көннәре

Тукай көннәре игълан ителгәч тә, укучылар бик теләп әзерләнергә тотындылар. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар, кемдер шигырен сайлап калырга ашыкты, кайберләре Тукай сүзләренә язылган җырларны өйрәнде.Укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Тукай атналыгы шагыйрьнең тормыш юлын тагын бер кат искә төшерүдән башланып китте. Бу көнне укучылар Тукайның катлаулы, шул ук вакытта аянычлы да булган томышы турында фильм карадылар. Икенче көн Тукай иҗатына багышланган иде. “Милләтемнең кояшы син, Тукай!” дип аталган чарада 8 нче сыйныф кызлары лекторлар буларак чыгыш ясадылар. Иң күңеллесе “И мөкатдәс моңлы сазым!” кичәсе булды. Мәктәпнең иң оста шигырь сөйләүчеләре һәм җырчылары катнашты бу кичәдә. 1 нче сыйныф укучылары да читтә калмаган-һәрберсе дә Тукай бабаларының шигырен ятларга тырышкан! Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур активлык күрсәттеләр.Өлкәнрәкләр дә калышырга теләмәде: Тукай шигырьләрен зур осталык белән сәнгатьле итеп сөйләделәр. Тукай сүзләренә язылган җырлар кичәгә тагын да җанлылык өстәде. Кичә ахырында укучылар, укытучылар , аягүрә басып, татар халкының гимнына, догасына әверелгән “Туган тел”не җырладылар. Менә шулай үтте сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган атналыгыбыз. Бу исә мәктәбебездә Тукай рухының яшәвен, дәвам итүен күрсәтә.Районда үткәрелгән Тукайга багышланган Шигырь бәйрәмендә безнең мәктәп укучысы Шамс Айдарның, “Иң оста шигырь сөйләүче” буларак, 1 урынны алуы шатлык түгелмени? (Фаррахова Гүзәл, 8 нче сыйныф укучысы)

27 апреля, 2013

Тукай бүләгенә кандидатлар расланды

ТР Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре комиссиясе быел Габдулла Тукай исемендәген Дәүләт бүләген 5 кешегә бирергә дигән карар кабул итте. Менә ул биш кеше: 1) Айдаров Ильяс Сәйяр улына – Г.Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре циклы (2005–2012 еллар), Уральск һәм Казан шәһәрләрендәге Г. Тукай музейларында тематик күргәзмәләре өчен; 2) Бикчурова Нәбирә Миңнәхмәт кызына (Нәбирә Гыйматдиновага) – ”Мәхәббәттә гөнаһ бар“ (Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел), ”Синдә минем хакым бар“ (Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел) китаплары, ”Хатыннар сагышы“ (Казан, ”Идел-Пресс“, 2010 ел) әсәре өчен; 3) Гайнуллина Алсу Әскәр кызына – сәхнәдә Г.Ху­гаевның ”Кара чикмән“ спектаклендә Буретта, М.Гый­лаҗевның, Р.Хәмиднең ”Курчак туе“ спектаклендә Наташа, З.Зәйнуллинның ”Арбалы хатыннар“ спек­таклендә Гайшә образларын иҗат итүе өчен; 4) Кузьминых София Даниловнага – Г.Тукай ис­тә­легенә багышланган, күн мозаика техникасын кулланып башкарылган әсәрләр циклы өчен; 5) Тимербулатов Шамил Харис улына – ”Женский лик Победы“ бишенче симфониясе өчен.

26 апреля, 2013

Шигырь бәйрәме

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулды. Районыбызның "Мизгел" мәдәни үзәгендә Шигырь бәйрәме үткәрелде. Мөслим лицее укучылары бәйрәмне ачып җибәрделәр.Аннары район мәктәпләреннән килгән шагыйрь иҗатын яратучы балалар чыгыш ясады.Залда Тукай шигырьләре белән беррәттән, якташ шагыйрьләребезнең дә шигырьләре, җырлары яңгырады. Укучыларга "Иң оста шигырь сөйләүче", "Тукай сүзләренә язылган җырларны иң оста башкаручы" номинацияләрендә урыннар билгеләнде.10 сыйныф укучысы Шамс Айдар, Рүзәл Мөхәммәтшинның "Милләт юк ул, диләр" исемле шигырен сөйләп, 1 урын яулады. Молодец, Айдар!

08 апреля, 2013

Әфарин, Айдар!!!













10 нчы сыйныф укучысы Шамс Айдар, республика күләмендә үткәрелгән "Гаилә учагы"  иҗади гаилә проектлары конкурсында  катнашып, "Тату гаилә" номинациясендә 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Әфарин, Айдар!!!

17 марта, 2013

Вәсилә Хәйдәрова бездә кунакта

Мәктәбебездә бүген матур җырлар яңгырады, күтәренкелек рухы сизелеп торды. Чөнки бездә очрашу кичәсе. Аны татар теле укытучысы Гөлнара Хәкимова башлап җибәрде. Атларны җәннәттәге җан ияләренә тиңләп яраткан изге җанлы шәхес турында бүгенге кичәбез. Озак еллар буе җитәкче булып эшләгән Зөфәр Солтанов ул.Бертуган апасы Вәсилә апа Хәйдәрова Зөфәр Нургалиевичның тормышы, хезмәт юлы белән таныштырды.Вәсилә апа энесенең якты истәлегенә багышлап чыгарылган "Борак" китабы турында сөйләде. Кичәдә аның белән эшләгән хезмәттәшләре дә истәлекләрен яңарттылар. Ә видеоязмадан Зөфәр Нургалиевичның сөйләвен тыңлагач, аның үзе белән очрашкандай булдык. Вәсилә апа Хәйдәрова гомере буе мөгаллим һөнәренә тугры калган.Ул һаман мәктәптән аерыла алмый. Өлкән яшҗтә булса да, җитез, хәрәкәтчән булуы безне сокландырды. Шагыйрь Әхмәт Дусайлы, ветеран укытучылар Зинаида Мухдина, Дилфин Ишматовларның катнашуы очрашуны тагын да җанландырды. Кичә тәмамлангач, һәркем күңел матурлыгы, яшәү мәгънәсе турында уйлангандыр. Яхшылык җирдә ятмас, ди халык. Яхшы эшләре, матур гамәлләре булган кешехалык күңелендә яши, онытылмый. ( Илүзә Мурзина, 8 сыйныф укучысы. "Көмеш кыңгырау" газетасыннан)

22 февраля, 2013

"Фән җилкәннәре" республика фестивале

Яр Чаллы шәһәрендә "Фән җилкәннәре" республика фестивале кысаларында "Татарстан-туган йортым" ачык фестиваль бәйгесе булып узды. "Болгар илем-гүзәл җирем" программасы кысаларында уздырылган "Сугыштан соңгы татар әдәбияты-1950-1970 еллар" фәнни-эзләнү эшләре конкурсында катнашып, 8 нче сыйныф укучысы Насретдинова Азилә "Иҗат. Тикшеренү. Уңыш" номинациясендәге диплом белән бүләкләнде.

03 февраля, 2013

Мәгариф хезмәткәрләренең I кышкы Спартакиадасы

Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең I кышкы Спартакиадасы үткәрелде. Бу Спартакиадада Әмәкәй урта мәктәбе укытучылары командасы да уңышлы чыгыш ясады. Татар теле укытучылары Хәкимова Гөлнара отжимание буенча   2 нче , Хамматуллина Рузилә шахмат ярышында  3 нче  урын яулады.