26 мая, 2013

Хәерле сәгатьтә!


Бүгенге көндә күңелләрнең нечкә чагы... Тирә-якта шомырт, сирень, алмагач-чияләр шау чәчәктә утыра... Кошларның шат җырыннан башлар әйләнә...Кыскасы, бар җиһан яшәрә!.. Алай гына да түгел, болай да җилкенгән йөрәкләрне тагы бер кат җилкендереп, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый..
Бер караганда күңелле, ә икенче яктан-бик моңсу...
Егетләрне һәм кызларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.
Сезгә исән-имин имтиханнарыгызны тапшырып, теләгән уку йортына керүегезне, яхшы укуыгызны телибез. Сау-сәламәт,бәхетле булыгыз!!!

24 мая, 2013

"Зирәк тиен-2013" нәтиҗәләре

"Зирәк тиен" уен-бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.Нәтиҗәләрне түбәндәге сылтама буенча кереп карарга мөмкин: Зирәк тиен нәтиҗәләре
Безнең мәктәп укучылары 7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алия һәм 9 нчы сыйныф укучысы Мохитова Илүзәнең җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә булуы бик куанычлы. Бу укучыларга укуларында зур уңышлар телибез.

23 мая, 2013

"Табигать-туган йортыбыз" бәйгесе


Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы игълан ителү уңаеннан, республикакүләм "Табигать - туган йортыбыз" иншалар бәйгесе игълан ителгән иде.Ниһаять,бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгегә килгән эшләрнең 100гә якыны "Илһам" электрон газетасында һәм "Көмеш кыңгырау" газетасында басылды. 20 нче май көнне Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты бәйгенең җиңүчеләрен үзенә җыйды. Әлеге бәйгедә җиңгән 19 укучыга төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Укучым Гүзәл Фәррахованың иншасы 2 урынга лаек булды.Уңышлар сиңа, Гүзәл!

01 мая, 2013

Изге Болгарга сәяхәт


27 нче апрель көнне иртән иртүк без бер төркем укучылар укытучыларыбыз белән сәяхәткә кузгалдык. Сәяхәтебез борынгы бабаларыбыз җире - Болгар шәһәренә иде. Болгарны безнең беренче күрүебез, шуңа да кызыксынуыбыз бик көчле булды. Изге җирләр белән танышуыбыз Истәлек билгесе бинасыннан башланып китте. Экскурсоводларның бирегә килүчеләрне шушы бинага алып керүе юкка гына түгелдер: биредәге картиналарны, кулъязмаларны, шул чор белән бәйле башка экспонатларны караганнан соң, борынгы Болгар дәүләте күз алдына килә. Шулай да игътибарны аеруча җәлеп иткәне 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү мизгеле сурәтләгән иң зур картина булды. Андагы борынгы бабаларыбыз: “ Динебезне саклагыз, буыннардан-буыннарга тапшырыгыз”, – дип кисәтә кебек. Бинаның икенче катында урын алган дөньядагы иң зур Коръән китабы янәшәсендә дә ерак бабайлардан шушы аваз ишетелә сыман. Әлеге кыйммәтле ташлар белән бизәлгән изге китап башта Казанның Кол Шәриф мәчетенә куелган булса, хэзер Истәлек билгесе бинасына урнаштырылган. Экскурсиябезнең иң кызыклы өлеше музейда булгандыр, мөгаен. Биредә таш гасырдан алып Казан ханлыгы оешканчыга кадәр чорны чагылдыручы күргәзмә әсбаплар урын алган. Анда борынгы бабаларыбызның җир эшкәртү кораллары да, хатын-кызларның зәвыклы бизәнү әйберләре дә бар. Экскурсия барышында без Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече Манара, Кара пулат, Ак пулат, Хан мунчасында булдык. Бу биналар-борынгы архитектура һәйкәлләре. Мавзолейларда югары дәрәҗәле кешеләрнең гарәп хәрефләре белән биографияләре язылган кабер ташлары урнашкан. Ак пулат белән Кара пулатның да тарихы кызыклы. Ак пулат бик күп бүлмәләрдән тора, заманында бик затлы җәмәгать мунчасы булган. Ә Кара пулатта суд эшләре алып барылган.Аларның тарихы турында экскурсоводның сөйләгәннәрен тыңлап, Болгар дәүләте турында күп мәгълүмат тупладык. Чираттагы танышуыбыз борынгыдан җимерелмичә сакланып калган бердәнбер корылма- мәчет манарасы иде.Ул манарадан Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай да менгән булганнар. Манараның баскычлары биек итеп ясалган, анда менеп җитүе дә бик кыенга туры килде. Аннары безне мәһабәт Ак мәчет каршы алды.Ул әллә кайдан ук затлы, матур булып күренеп тора.Мәчетнең диварлары лалә чәчәкләрен хәтерләтүче орнаментлар белән бизәлгән. Болгар шәһәре- һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу-безнең өчен зур шатлык. Бу сәяхәт безнең күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны тагын да арттырды. ( Мурзина Илүзә, 8 нче сыйныф укучысы)