30 апреля, 2014

Барысын белергә телим!

11 сыйныф укучысы Шамс Айдар "Барысын белергә телим!"  II Регионара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади проектлар конкурсында катнашып, 1 урынга лаек булды. Ул авылыбыз тарихына багышланган "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" интернет-проектын яклап чыгыш ясады. Афәрин, Айдар! 

29 апреля, 2014

9 нчы сыйныфларда БРТ

Бүген Татарстанда 9 сыйныф укучылары татар теле буенча БРТ тапшыра.Элегрәк аттестацияләү диктант, изложение яки инша һәм татар әдәбияты буенча телдән имтихан формасында уза иде.
Яңа төрле аттестация формасына күчү этаплап башкарыла. Узган елда бердәм республика тесты республиканың алты районында үткәрелде. | belem.ru

27 апреля, 2014

Шигърият бәйрәмендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

Шигърият бәйрәме Тукай шигыренә «Бәйрәм бүген!» җырын башкару һәм шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте. Әлбәттә, бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең чираттагы лауреатлары исемнәрен яңгырату. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25 апрельдә имзалаган Указны укыды. Шулай итеп, 2014 елда Татарстанның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләгенә «Утлы дала» ике томлы романы өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфик композицияләре өчен рәссам Владимир Попов лаек булды.
Чыганак: http://intertat.ru/tt

01 апреля, 2014

“Без тормыштан матуррак” - әдәби-музыкаль кичә

Әдип, фән һәм җәмәгать эшлеклесе,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинга 60 яшь тулды. Шушы юбилейга багышлап, 27 нче март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында юбилей кичәсе булып узды. Якташыбызны тәбрикләүдә авылыбыздан мәктәп директоры Минныразиев И.М., хуҗалык җитәкчесе Нәбиев А.М., хезмәт ветераны Шәйхәйдәрова К.Б., укытучы Хәкимова Г.Ш., 11 сыйныф укучысы Шамс Айдар катнашты, укучылар әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.