15 марта, 2014

Сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә

12 нче март көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “IV Габдулла Тукай исемендәге рәсәйкүләм сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр” конкурсының район туры узды. Конкурсның темасы — “Җәлилчеләр”. Бәйге 2014 нче елның 25 августында “җәлилчеләр”не җәзалап үтерүгә 70 ел тулуга багышланды. Бәйгегә әзерләнү өчен район мәгариф бүлеге тарафыннан җибәрелгән нигезләмә буенча барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1-11 нче сыйныф укучылары арасында сайлап алу турлары узды. Район турына мәктәпләрдән 1-4 нче, 5-8 нче, 9-11 нче сыйныфлар арасыннан бары тик бер генә җиңүче укучы катнашу хокукы алды.
Район турында 23 мәктәптән 48 укучы катнашты. “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Илүсә Исламова, Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гөлзәрия Шакирова, Лилия Садриевадан торган жюри әгъзалары кечкенәләр (1-4 нче сыйныфлар), уртанчылар (5-8 нче сыйныфлар), өлкәннәр (9-11 нче сыйныфлар)  төркемнәреннән 9 укучыны сайлап алдылар.
               Кечкенәләр төркеменнән:
I урын – Кашапов Артур  (С.Мухан төп мәктәбе);
II урын – Абдуллин Ранэль (Мөслим гимназиясе);
III урын – Кәшифразова Алинә, Гизетдинова Зилә (Баланны төп мәктәбе).
              Уртанчылар төркеменнән:
I урын – Мөхәммәтханова Таңсылу  (Михайловка урта мәктәбе);
II урын – Биккинина Зилә (Мөслим урта мәктәбе);
III урын – Газыймова Илүзә (Тойгелде урта мәктәбе).
              Өлкәннәр төркеменнән:
I урын – Шамс Айдар  (Әмәкәй урта мәктәбе);
II урын – Садыйкова Айсылу (Симәк урта мәктәбе);
III урын – Гарипова Инзилә (О.Чакмак төп мәктәбе).
Һәр төркемнән дә I урын алган укучылар 14-16 нчы апрель көннәрендә Казан шәһәренең М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында чыгыш ясаячаклар. Җиңүче укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны да уңышлары белән котлыйбыз.
(Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтыннан)