24 мая, 2014

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

Быел Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 20 415 (Казанда – 6000), 9нчы сыйныфны 36019 (Казанда – 9614) укучы тәмамлый, урта гомумбелем бирү йортларында “Соңгы кыңгырау” тантаналары уздырыла. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов яшьләргә мөрәҗәгать итә.
“Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!
2014 елның 24 маенда республикабызның 20 меңнән артык 11 нче сыйныф укучысы өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлачак. Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау.
Чыгарылыш укучыларының күбесе тиздән югары уку йортларына юл алачак. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телим – үзегез теләгән, кызыклы һөнәр сайлагыз һәм кәнагәтьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез."
 Чыганак: http://tatarile.org