21 ноября, 2015

Шәҗәрәләр-нәсел агачы


Буа шәһәрендә “Шәҗәрәләр –нәсел агачы” дигән II төбәкара фәнни – гамәли конференция үткәрелде.Конференциядә ТР мәгариф министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР ның “Гаилә”  фонды әгъзалары катнашты. Г.Айзетуллова Р.Харис музее белән таныштырды.  2 турга узган 120 гә якын укучы 4 секциягә бүленеп эшләделәр.Катнашучыларның фәнни эшләре җыентыкка кертелде. Җәлилова А.  "Тамырлары белән көчле безнең халык" номинациясендә чыгыш ясап, 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. Фәнни җитәкчесе Хәкимова Гөлнара Шәриповна.