22 сентября, 2015

язучылар белән очрашу


Районыбызда татар әдәбияты көннәре үтә. Шул уңайдан, күренекле татар шагыйрәсе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина, язучы һәм шагыйрь, Һ.Такташ исемендәге премия лауреаты Илдус Гыйләҗев, язучы, драматург, Г.Тукай һәм С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты , халык язучысы Фоат Садриев мәктәбебездә очрашуда булдылар. Кичә барышында укучылар әсәрдән өзекләр, шигырьләр сөйләде. Ә язучылар исә укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, шигырьләрен укыдылар, китапларын бүләк иттеләр. Язучылар белән очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырды.