31 марта, 2016

Фәнни конференция


25-28 март көннәрендә КФУда укучыларның Н.Лобачевский исемендәге I  Бөтенроссия ( VII Идел буе ) фәнни  конференциясе булып узды. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән балалар 35 секциядә чыгыш ясады.  Җәлилова Алсу катнашты һәм  " Татар әдәбияты. XX - XXI гасыр "  секциясендә чыгыш ясап,  һәм 3 урын яулады.  Котлыйбыз!

25 марта, 2016

21 марта, 2016

Мин Тукайны яратам



"Мизгел" яшьләр үзәгендә "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале үткәрелде. Фестивальдә интернет челтәренә #МинТукайныЯратам# хештегы аша куелган чыгышлардан  шигырь, җыр, рәсем номинацияләре буенча сайлап алынган укучылар катнашты. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да бик актив булдылар. Егетләр триосы( Әхмәтгалиев Р., Шакирянов Р., Шамс А.), Бәдретдинова А., Холбутаева Н., Шамс А., Хәкимов Д. уңышлы чыгыш ясадылар.  5 класс укучысы Шамс А.И. актив катнашканы өчен рәхмәт хаты һәм статуэтка белән бүләкләнде. Бәдретдинова Алисә җыр номинациясендә 2 нче урын яулады. Афәрин!

10 марта, 2016

Язучылар бездә кунакта



10 март көнне мәктәбебездә Чаллы язучылары якташыбыз Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, М.Кашгарый бүләге иясе, "Казан утлары" журналының әдәби бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдиковалар белән очрашу булды. Кичә укучыларның шигырь-җырлары  белән үрелеп барды. Әдипләр укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр,  мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. " Көмеш кыңгырау" газетасының актив хәбәрчесе Холбутаева Наиләгә диплом тапшырылды.Язучылар белән аралашу күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.