29 октября, 2010

"Белем җәүһәрләре-2010" бәйгесе

15 октябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә Татар интернетының “белем җәүһәрләре”н бүләкләү тантанасы уздырылды.
Тантанага бәйгенең финал өлешенә узган конкурсантлар чакырылды. Андыйлар – 30. Бу интернет-проектлар 40 эш арасыннан сайлап алынды, бәйгегә исә барлыгы 44 гариза бирелгән иде.
Җиңүчеләрне тәбрикләргә жюри әгъзаларыннан тыш Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенә һәм аның баш консультанты Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, татар халкының танылган шагыйрәсе Флера Тарханова, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының һәм Казан шәһәр мәгариф идарәсенең вәкилләре килгән иде. Тантананы Раил Гатауллин һәм Алия Сабирова алып бардылар.
Сәхнәдә җиңүчеләргә карата әйтелгән һәрбер чыгышта бу проектларның татар халкы өчен аеруча кыйммәтле булуы билгеләп үтелде, аларга алга таба да иҗади уңышлар, проектларында кулланучылар саны күбрәк булуын теләделәр.
Тантанадан күренешләр

11 октября, 2010

Кырлайга сәяхәт

Районыбызның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары 7 нче октябрь көнне Кырлайга экскурсиягә бардык. Шагыйрь йөргән сукмаклардан без Тукай мемориаль комплексына, Сәгъди абзый йортына сәяхәт кылдык. Тукай "Дөньяга иң элек күзем ачылган урыным " дип атаган Кырлай авылында Габдулла Тукайның тормышы белән бәйле Тукай чишмәсе, Сәгъди абзыйның нәни Апуш белән утырткан нарат агачы, бәрәңге бакчасы, Сәгъди абзый кабере, бай йорты бар.

06 октября, 2010

Укытучы! Нинди горур исем!

Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Һөнәри бәйрәмебез белән, хөрмәтле коллегалар!