25 декабря, 2011

Якташыбыз Мөслимдә

Район мәдәният йортында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе булды.

16 декабря, 2011

Якташыбыз хөрмәтләнде

Мөслимебез күренекле якташларын зурлый, олылый белә. 14 нче декабрь көнне район мәдәният йортында Түреш егете- ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе , язучы Ләбиб Леронның 50 яше тулу уңаеннан, иҗат кичәсе үтте.Кичәдә Л.Леронның иҗатташ дуслары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, язучының иҗатын яратучылар, район үзәге тамашачылары катнашты. Юбилярны иҗатташ дуслары, авылдашлары, сәнгать мәктәбе укучылары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Солтанов район башлыгының тәбрикләвен җиткерде. ТР Язучылар берлеге рәисе И.Ибраһимов район башлыгы Р.Хәбиповка Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.Соңыннан Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Л.Лерон әсәре буенча сәхнәләштерелгән "СССРда ясалган...нар" исемле кәмит-тамаша күрсәтте.("Авыл утлары" газетасыннан)

13 ноября, 2011

Татар телчеләре Казанда!

Көзге каникул чорында без, Мөслим районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Казан шәһәрендә булдык. "Мәгърифәт" газетасы һәм "Сөембикә" журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашып, бүгенге көндәге  татар матбугаты, тел, милләт  язмышы турында сөйләштек. Очрашу Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы китап кибетендә узды. Очрашудан соң  Казаныбызның истәлекле урыннарында йөрдек. Кич белән
Г. Камал театрында "Гөргери кияүләре" комедиясен карадык. Сәяхәтебез бик күңелле һәм файдалы  үтте.

01 ноября, 2011

"Белем җәүһәрләре-2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе төгәлләнде














29 нчы октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә  "Белем җәүһәрләре-2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булып узды. Тантанага бәйгенең финалистлары (финалга чыккан 29 интернет-проектның авторлары, администраторлары һәм җитәкчеләре), жюри әгъзалары, мәртәбәле кунаклар  җыелды.
 “Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә” интернет-проекты (http://tugan-awlm.blogspot.com)  “Укучы – җәүһәр” номинациясендә II урынга, 
“Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты” интернет-проекты (http://tuan-tel.blogspot.com)  “Укытучы – җәүһәр” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.(тулырак .http://konkurs.belem.ru/node/78)
http://www.youtube.com/watch?v=SFjRMHoiOVc&feature=player_embedded

18 октября, 2011

Хәтер көне

1552 елның 15 октябрендә 40 көн камалышта торган Казан шәһәрен урыс гаскәре яулап ала. Явыз Иванның 150 меңлек армиясенә Ядегәр ханның татар, мордва, чуаш һәм чирмеш кораллы хәрбиләреннән торган 30 мең кешелек армиясе каршы торган. Казанны яулап алуга каршы торган бик күп сакчылар үлеп бетә, урамнардан елга булып кеше каны ага. Шәһәр алынгач та, нибары 3 мең кешегә генә Казансу аръягына качып китү насыйп булган. Барлык исән калган халык – җәрәхәтләнгән ирләр, картлар һәм балалар – Мәскәү патшасы кушуы белән үтерелгән. Хатын-кызлар һәм нәни балалар коллыкка алып кителгән. Борынгы шәһәр җимерелгән, китапханәләр һәм мәдрәсәләр, мәчетләр һәм мәктәпләр, архивлар яндырылган. Кол Шәриф мәчете урынына Благовещение чиркәве нигезе салына, халык суела, Казансу елгасы аккан каннан кызыл төскә керә. 15 октябрьдә татарлар әлеге фаҗигане искә ала.
тулырак

13 октября, 2011

Шигърият бәйрәме

Мөслимнең "Мизгел" Яшьләр  үзәгендә шигърият бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә авылдашыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый премиясе лауреаты, язучы һәм шагыйрь, "Көмеш кыңгырау" балалар газетасының баш мөхәррире  Факил Сафин һәм районыбызның күренекле  язучы ,  шагыйрьләре  кунак итеп чакырылган иде.
Кичәдә  Мөслим җирлегендә яшәп иҗат итүче, танылган прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, районның Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубы җитәкчесе шагыйрә Лилия Садриева, район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Рушат Җәүдәтович,  5 китап авторы, ветеран укытучы  Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Низамова,  Зөлфәт клубы әгъзалары, шигырь сөюче укучылар, укытучылар, авыл китапханәчеләре  катнашты.Бу кичә Факил Сафинның "Галәм күзе" дигән өр-яңа шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Факил Сафин, аның иҗаты турында бик матур, җылы сүзләр әйтелде. Кичәнең беренче өлешендә Зөлфәт клубына йөрүче укучылар  үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар . Аннары Әмәкәй мәктәбе укучыларына сүз бирелде. Алар  Факил абыйның туган авылыбызга, аның кешеләренә багышланган шигырьләрен сөйләде. Кичә залда утыручы һәркем күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

06 октября, 2011

"Укытучыңны котла!" акциясе

"Сез - дөньяда иң белемле кеше,
Сезнең дәрес- тормыш ачкычы.
Иксез-чиксез фәннәр киңлегендә 
Маяк бит Сез, әйдәп баручы. 
Сез-дөньяда иң таләпчән кеше, 
Таләпчәнлек-тәртип юлдашы. 
Тәртип булган җирдә тормыш матур, 
Зур уңышка ачыла юл башы. 
Безнең өчен Сез-иң ягымлы кеше,
Йомшак сүзле, изге күңелле. 
Белем орлыкларын җайлап кына 
Өләшүче -ул Сез түгелме?
Кайгыртучан да Сез, ә без һаман 
Мәшәкатьләр табып торабыз. 
Мәктәптә Сез- икенче әни безгә, 
Әни булгач, тыныч "оябыз".
                            (Илүзә Мурзина , 7 класс укучысы)
Укытучы өчен шушы шигырь юлларыннан да зур бүләк булырмы икән? Республикакүләм "Укытучыңны котла" акциясендә катнашып, укучылар яраткан укытучыларына, класс җитәкчеләренә котлау открыткалары, чәчәк букетлары тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.Бик зур рәхмәт аларга!

02 октября, 2011

Хөрмәтлик без өлкәннәрне!

1 октябрь-Өлкәннәр көне.Бу уңайдан мәктәптә "Хөрмәтлик без өлкәннәрне!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. .Бәйрәмгә лаеклы ялга чыккан укытучылар , тахник хезмәткәрләр чакырылды. Алар өчен чәй табыны әзерләнде. Күчтәнәчләр, котлау открыткалары, чәчәк букетлары тапшырылды.

27 сентября, 2011

Без-варисын синен, Татарстан!

15 сентябрь-ТВБ нең туган көне. Бу көнне табигатькә экскурсиягә чыгу мәктәбебездә традициягә керде. Быел да укучылар белән урманга экскурсиягә бардык. Башта 5 класс укучыларын варислар сафына кабул итү тантанасы булды. 5 укучы варислар антын кабул итеп, муеннарына галстуклар такты. Тантанадан соң, ярышлар үткәрелде, укучылар төрле уеннар уйнадылар, алып барган ризыклары белән сыйланып, ял итеп кайттылар.

26 сентября, 2011

"Укытучыма әйтер сүзем" акциясе дәвам итә

Укытучы!
Әлеге сүз күпләр өчен "Әти", "Әни" сүзләре кебек үк газиз. Укытучы әти дә була ала, әни дә була ала, дус та була ала, терәк тә була ала. Бу дөньяга "күзләрне ачтырган" кеше гомер буена синең укытучың булып калачак.
Кайберәүләр укытучыларын көз айларында яисә майның егерме бишендә кыңгырау чылтыраганда гына искә төшерә. Әти-әнине, укытучыны көн саен искә төшереп, көн саен алар өйрәткәнчә дөрес итеп яшәсәк һәм өзлексез белемнәргә омтылып торсак, бәлки безнең бүгенге киләчәгебез дә күпкә яхшырак булыр иде?! (тулырак  http://belem.ru/node/3391)
http://belem.ru/ukituchima

01 сентября, 2011

Яңа уку елы белән!

Бүген мәктәпләрдә Белем көне тантаналары узды. Безнең мәктәптә ул , гадәттәгечә, һәркемнең күңелендә матур хатирә калдырырлык итеп оештырылды. Тантанада район Башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илшат Яппаров , район мәгариф бүлеге методисты Илдус Мисбахович, авыл җирлеге башлыгы һәм җитәкчеләре, ветеран укытучылар  катнашты. Быел 1 нче класска 6 бала укырга керде. Бәйрәмдә алар игътибар үзәгендә булдылар.     Кадерле балалар, укытучылар! Сезне яңа уку елына аяк басуыгыз белән котлыйм. Укуыгызда һәм хезмәтегездә зур уңышлар, сәламәтлек телим.

26 августа, 2011

Укытучыларның август киңәшмәсе

24-25 нче августта районыбызда укытучыларның традицион август киңәшмәсе үтте. Беренче көнне фән ияләренең секция утырышлары булса, икенче көнне киңәшмә район мәдәният йортында  булды. Татар теле укытучыларының район  методик берләшмә утырышына күрше Удмуртия Республикасының Ижау шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре дә кунак итеп чакырылган иде. Шулай ук ут күршебез Азнакай районы мәгариф бүлегеннән дә кунаклар бар иде. Секция утырышы бик эшлекле формада узды. Пленар киңәшмә исә  быел "Безнең яңа мәктәп" милли инициативасын тормышка ашыру кысаларында мәгариф муниципаль  системасын үстерү" исеме астында үтте.Киңәшмәдә район башлыгы Ришат Хәбипов, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Раеф Зиннәтуллин катнашты. Киңәшмәдә , традиция буенча, лаеклы ялга китүче укытучылар, яшь  белгечләр хөрмәтләнде, фидакарь педагоглар район башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының бүләкләренә лаек булдылар.

11 августа, 2011

Укытучы булу-зур бәхет ул, ул - яраткан минем хезмәтем!

 Дөньяда социологлар исәпләп чыгарган ике меңнән артык белгечлек арасында бөтенесенә ана булырдай бер һөнәр бар: ул – укытучы хезмәте. Тормышка юллама бирүче дә, җәмгыятькә лаеклы алмаш үстерүче дә шул бит. Һәр мөгаллим үз укучысын белемле һәм тәрбияле итү өчен тырыша.Шунысы да сөендерә: укытучылар сафы бүген үз эшенә бирелгән чын фанатлардан тора. Андагы авырлыкка түзә алмаганнар мәктәп ишеген шакымый да. Шулай булгач, мәктәп белемен күтәрү кебек бурычлар да үтәлмичә калмас, шәт.
  Кадерле дусларым! Әлеге презентация аша минем педагогик эшчәнлегем белән танышыгыз.

05 августа, 2011

Ак юл сезгә, кадерле укучыларым!

Быел мәктәпне 10 укучы тәмамлады.2 укучы- Мурзин Алмаз һәм Фаррахова Лилия көмеш медальгә лаек булдылар.1 укучы пед.колледжга,  9 ы югары уку йортларына укырга керде.     Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын, кадерле укучыларым!

27 мая, 2011

Соңгы кыңгырау

24нче май көнне 11нчеләр өчен соңгы кыңгырау чыңлады.Ә алда- беренче сынаулар, беренче тапкыр мөстәкыйль тормышка аяк басу һәм тормыш дигән бик тә җитди фәннең беренче битен ачу.Әлеге сынауларны да гел "5"легә тапшырырга язсын сезгә, кадерле балалар!

20 мая, 2011

Тәүге имтиханыгызда уңышлар!

Бүген 11 сыйныф укучылары өчен тәүге имтихан.10 укучы татар теленнән арадаш имтихан тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнарында да уңышлар телим, туган телебездән бирелгән имтиханның аягы җиңел булсын, уңышларга юл ачсын! Укучыларым! Иң изге теләкләр сезгә!

19 мая, 2011

Симәк мәктәбендә

Симәк мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының йомгаклау семинары булды.
Тулырак мәгълүмат
Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтында

15 мая, 2011

Җиңү бәйрәме

Быел илебез Бөек Җиңүнең 66 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан авылыбызда бәйрәм тантанасы үтте. Мәктәп укучылары монтаж куйды. .

"Урман" акциясе

14 май-илкүләм урманнар утырту көне. БМО игълан иткән Халыкара урманнар елына багышланган мондый акция илебездә беренче тапкыр үтте. Хәзер аны ел саен уздыру ниятләнә. Чөнки без илкүләм байлыгыбыз- урманнарны күз ачып йомганчы югалта барабыз. Безнең мәктәп укучылары да бу чарадан читтә калмады. 10-11 класс укучылары күрше Башкортстан Республикасы Бакалы районы Киләй урманчылыгына караган урманга агачлар утыртты.

05 мая, 2011

Тугаш мәктәбендә

Тугаш авылында башлангыч мәктәп кенә эшли. Мәгариф системасында барган яңалык җилләре бу мәктәпкә дә тимичә калмаган: мәктәп, балалар бакчасы, ФАП бер бинада урнашкан. Мәктәптә Ирина укыта. Ирина укучылар аз, кечкенәләр дип тормаган, ике укучысы белән зур эш башкарган - музей төзегән. Туган як музеена экспонатлар җыюда авыл халкы да бик ярдәм иткән. Музейга күп экспонат тупланган. Ирина үзе һәр экспонат турында җентекләп сөйләде. Укучылары башкарган эшләре -авыл тарихы, авылның атамаларын өйрәнүләре, данлыклы кешеләре һ.б. турында чыгыш ясадылар. Тугаш мәктәбенең туган як музеен оештыручы Иринага шундый зур һәм кирәкле эш башкарган өчен зур рәхмәтебезне җиткердек.

04 мая, 2011

Тамчы-шоу

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап күп чаралар үткәрдек. Чираттагысы күрше Актаныш районы Чуракай төп мәктәбендә булды. Безне Чуракай мәктәбе коллективы бик җылы каршы алды. Әмәкәй һәм Чуракай мәктәпләре укучылары Тукай иҗатына багышланган "Тамчы-шоу" уенында көч сынаштылар. "Туган тел" һәм "Тукай оныклары" командалары Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын бик нык белүләрен күрсәттеләр. Шуңа да җиңелүчеләр дә булмады.Укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан концерт номерлары күрсәттеләр. Дусларча очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Укучылар без алып барган күчтәнәчләрЧуракай мәктәбе директоры Сәләхов Рамил Җәмигънурович һәм Әмәкәй мәктәбе директоры Минныразиев Ильяс Миргарифанович, очрашу истәлеге итеп, бүләкләр тапшырдылар. Ильяс Миргарифанович киләсе уку елына чуракайлыларны үзебезгә кунакка чакырды.

27 апреля, 2011

Тукай бәйрәме

26 апрель- бөек Тукаебызның туган көне.Бу көнне Мөслим гимназиясендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган шигырь бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Р.Р.Хәбипов , язучы Г.Тукай бүләге лауреаты Фоат Садриев, шагыйрь А.Алиш премиясе лауреаты Мәҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, ветеран укытучылар катнашты. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аеруча уңышлы чыгыш ясаучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.Рус, мари һәм әрмән балаларының саф татарча Тукай шигырьләрен сөйләве барыбызны да сокландырды.

21 апреля, 2011

"Брейн-ринг" уенында да сынатмадык

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә район мәктәпләренең туган якны өйрәнү түгәрәкләренә йөрүче укучылар арасында"Брейн-ринг" интеллектуаль уены үткәрелде. 5-9 класс укучылары арасында барлыгы 20 команда катнашты Сайлап алу турыннан иң көчле 4 команда финалга үтте .Безнең команда 2 урынны яулады. 1 урында Тат.Бүләр, 3 урында Күбәк мәктәбе командалары.

15 апреля, 2011

Лилиябез-җиңүче!

Район мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк белән берлектә, укучыларда туган төбәкне, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан “Ватаным тарихында минем гаиләм эзе” районкүләм сочинениеләр конкурсы үткәрде.
Оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары 18 төп һәм гомуми белем бирү мәктәбеннән кергән 34 иҗади эшне тикшерде. Сочинениеләр татар һәм мари телләрендә язылган.Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенә гомуми җиңүче итеп, татар телендә язган Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фәррахова Лилиянең (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Шәрип кызы Хәкимова), мари телендә язган Мари Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Абдулаева Алинәнең (җитәкчесе мари теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Виталиевна Нуриева) иҗади эшләрен тәкъдим ителде.
Лилиянең "Әфган ярасы - йөрәк ярасы" исемле иншасы республика күләмендә 3 нче урынны алуга иреште, Алинә 1 нче урын яулады. Кызларны һәм аларга белем биргән мөгаллимәләрне, әти-әниләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!(Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтыннан http://muslum-tat.narod.ru/01.html)



13 апреля, 2011

Зирәк тиен

Бүген районыбыз мәктәпләрендә укучылар татар теле буенча "Зирәк тиен" исемле бөтенроссия интеллектуаль уенында катнашты Барлыгы 857 бала үз көчен сынап карады Безнең мәктәптән 52 бала катнашты.Нәтиҗәләр уку елы ахырына билгеле булачак. Барыгызга да уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

26 марта, 2011

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы


















21 мартта укыту эшендә яңа информацион технологияләр кулланучы укытучылар проектларының Федераль бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантананы Мәскәү мәгариф институты ректоры А.Л. Семенов ачты, тантанада катнашучыларны җиңүләре белән котлады һәм яңа иҗади уңышлар теләде. Аннары җиңүчеләрне Федераль мәгариф институты директоры А.Г.Асмолов, Россия мәгариф академиясе Вице-президенты В.Ф.Болотов һ.б. тәбрикләде.Конкурста җиңүче һәм лауреатларга Генераль спонсор- Майкрософт РУС компаниясенең Мәгариф системасы органнары белән эшләү юнәлеше җитәкчесе А.Н.Шульженко бүләкләр тапшырды. Тантананың икенче өлеше пленар докладларга багышланды, аннары педагогларга үзара аралашырга , тәҗрибә уртаклашырга мөмкин булган фуршет белән тәмамланды.Соңыннан Мәскәү шәһәре буйлап экскурсия үткәрелде.



http://www.euro-ief.ru/news/detail.php?ID=३३५२

15 марта, 2011

Юбилеегыз белән!

11 нче март көнне язучы, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриевка 70 яшь тулды. Якташыбызны әлеге юбилее белән котлыйбыз.Яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.

08 марта, 2011

Проектыбыз җиңү яулады

Укытучы проектларының Федераль бәйгесендә "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" проекты җиңү яулады. Проект өчен тавыш бирүдә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтемне җиткерәм.

20 февраля, 2011

Тавыш бирүдә катнаша аласыз


Дусларым,сайтым кунаклары! Сайт россиякүләм сайтлар конкурсында катнаша.Сайт өчен түбәндәге адрес буенча шәхси сайтлар номинациясендә тавыш бирә аласыз.
http://www.web-resurs.ru/vote/

18 февраля, 2011

"Укучыларга патриотик тәрбия бирү: тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар"


Михайловка урта мәктәбендә шул темага туган якны өйрәнү берләшмәләре җитәкчеләренең семинары булды.Түгәрәк һәм музей җитәкчесе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гимаева Резеда. Кунакларга "Туган ягым минем" дигән әдәби- музыкаль альманах күрсәтелде һәм музейга экскурсия үткәрелде.Соңыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Семинарда мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Фәттахова Айгөл Назифовна һәм Вафина Вәзирә Нурлыгаяновна катнашты.Мәктәп музейларының хәрби-патриотик темага багышланган район смотр-конкурсында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды.

25 января, 2011

Хәсән Туфанга 110 ел!

Кичә Мөслим гимназиясендә Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган фәнни- гамәли конференция булып үтте.Конференциядә укучылар башкаруында Х.Туфан шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Укучылар һәм укытучылар шагыйрьнең иҗатына багышланган фәнни-тикшеренү эшләре буенча чыгышлар ясадылар, "Х.Туфан иҗатын мәктәптә өйрәнү" дигән темага тәҗрибә уртаклаштылар. Конференциядә күрше Минзәлә районыннан килгән укытучылар да катнашты һәм чыгыш ясады.Х.Туфан иҗатына багышланган презентацияләр конкурсына нәтиҗә ясалды.

18 января, 2011

Укытучы проектларының федераль бәйгесе

"Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәгенең "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" блогы укытучы проектларының федераль бәйгесендә катнаша.

03 января, 2011

Бәхетләргә бай ел булсын!

Яңа 2011 нче елга да аяк бастык. Яңа ел муллыкка, бәхетләргә бай ел булсын. 2011 нче ел Куян елы тормышыбызга байлык, гаиләләребезгә иминлек, барыбызга да сәламәтлек һәм бәхет китерсен!
Мәктәптә узган Чыршы бәйрәме күренешләре