29 апреля, 2013

Мәктәптә Тукай көннәре

Тукай көннәре игълан ителгәч тә, укучылар бик теләп әзерләнергә тотындылар. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар, кемдер шигырен сайлап калырга ашыкты, кайберләре Тукай сүзләренә язылган җырларны өйрәнде.Укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Тукай атналыгы шагыйрьнең тормыш юлын тагын бер кат искә төшерүдән башланып китте. Бу көнне укучылар Тукайның катлаулы, шул ук вакытта аянычлы да булган томышы турында фильм карадылар. Икенче көн Тукай иҗатына багышланган иде. “Милләтемнең кояшы син, Тукай!” дип аталган чарада 8 нче сыйныф кызлары лекторлар буларак чыгыш ясадылар. Иң күңеллесе “И мөкатдәс моңлы сазым!” кичәсе булды. Мәктәпнең иң оста шигырь сөйләүчеләре һәм җырчылары катнашты бу кичәдә. 1 нче сыйныф укучылары да читтә калмаган-һәрберсе дә Тукай бабаларының шигырен ятларга тырышкан! Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур активлык күрсәттеләр.Өлкәнрәкләр дә калышырга теләмәде: Тукай шигырьләрен зур осталык белән сәнгатьле итеп сөйләделәр. Тукай сүзләренә язылган җырлар кичәгә тагын да җанлылык өстәде. Кичә ахырында укучылар, укытучылар , аягүрә басып, татар халкының гимнына, догасына әверелгән “Туган тел”не җырладылар. Менә шулай үтте сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган атналыгыбыз. Бу исә мәктәбебездә Тукай рухының яшәвен, дәвам итүен күрсәтә.Районда үткәрелгән Тукайга багышланган Шигырь бәйрәмендә безнең мәктәп укучысы Шамс Айдарның, “Иң оста шигырь сөйләүче” буларак, 1 урынны алуы шатлык түгелмени? (Фаррахова Гүзәл, 8 нче сыйныф укучысы)

27 апреля, 2013

Тукай бүләгенә кандидатлар расланды

ТР Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре комиссиясе быел Габдулла Тукай исемендәген Дәүләт бүләген 5 кешегә бирергә дигән карар кабул итте. Менә ул биш кеше: 1) Айдаров Ильяс Сәйяр улына – Г.Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре циклы (2005–2012 еллар), Уральск һәм Казан шәһәрләрендәге Г. Тукай музейларында тематик күргәзмәләре өчен; 2) Бикчурова Нәбирә Миңнәхмәт кызына (Нәбирә Гыйматдиновага) – ”Мәхәббәттә гөнаһ бар“ (Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел), ”Синдә минем хакым бар“ (Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел) китаплары, ”Хатыннар сагышы“ (Казан, ”Идел-Пресс“, 2010 ел) әсәре өчен; 3) Гайнуллина Алсу Әскәр кызына – сәхнәдә Г.Ху­гаевның ”Кара чикмән“ спектаклендә Буретта, М.Гый­лаҗевның, Р.Хәмиднең ”Курчак туе“ спектаклендә Наташа, З.Зәйнуллинның ”Арбалы хатыннар“ спек­таклендә Гайшә образларын иҗат итүе өчен; 4) Кузьминых София Даниловнага – Г.Тукай ис­тә­легенә багышланган, күн мозаика техникасын кулланып башкарылган әсәрләр циклы өчен; 5) Тимербулатов Шамил Харис улына – ”Женский лик Победы“ бишенче симфониясе өчен.

26 апреля, 2013

Шигырь бәйрәме

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулды. Районыбызның "Мизгел" мәдәни үзәгендә Шигырь бәйрәме үткәрелде. Мөслим лицее укучылары бәйрәмне ачып җибәрделәр.Аннары район мәктәпләреннән килгән шагыйрь иҗатын яратучы балалар чыгыш ясады.Залда Тукай шигырьләре белән беррәттән, якташ шагыйрьләребезнең дә шигырьләре, җырлары яңгырады. Укучыларга "Иң оста шигырь сөйләүче", "Тукай сүзләренә язылган җырларны иң оста башкаручы" номинацияләрендә урыннар билгеләнде.10 сыйныф укучысы Шамс Айдар, Рүзәл Мөхәммәтшинның "Милләт юк ул, диләр" исемле шигырен сөйләп, 1 урын яулады. Молодец, Айдар!

08 апреля, 2013

Әфарин, Айдар!!!













10 нчы сыйныф укучысы Шамс Айдар, республика күләмендә үткәрелгән "Гаилә учагы"  иҗади гаилә проектлары конкурсында  катнашып, "Тату гаилә" номинациясендә 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Әфарин, Айдар!!!