Класс җитәкчелеге

Тәрбия эшенең төп максаты:
Һәрьяктан камил һәм әхлаклы шәхес тәрбияләү 

Яраткан укучыларым
8 нче сыйныф

11 нче сыйныф (2011 елгы чыгарылыш)

"Патриотизм турында 21 гасыр укытучысы сүзе" - (эссе)
Сәламәтлек программасы
        
Тәрбия сәгатьләре:

      Тәрбия сәгате укучыларның нәсел тарихлары белән кызыксынуларын арттыру,туган якка, үз нәселенә, ата-бабаларына, гаилә традицияләренә тугрылыклы булу, шәҗәрәләр төзү тарихы белән таныштыру максатында үткәрелә. Укучыларның шәҗәрәләре күргәзмәсе, интерактив такта белән җиһазлана. [дәвамын укырга]
Аналар бәхете нәрсәдә?
     Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Бүгенге тәрбия сәгатебез минем өчен дә, сезнең өчен дә бераз үзгәрәк булыр. Бүгенге очрашуыбыз күңелләрегездә озак саклансын өчен, ихлас күңелдән бер-беребезгә елмайыйк әле. Минем җылы карашым сезнең дә күңелләрегезне нурландырсын. Ә хәзер мин сезгә бүгенге дәрес темасы белән тыгыз бәйләнгән бер җыр тәкъдим итәм. Җырны игътибар белән тыңлагыз. “Бишек җыры”н җырлау.
Изрәп йоклый сабый. Бит очлары
Кояш кебек балкып яналар.
Көйләр көйләп бишек тибрәткәндә
Нәрсә уйлый икән аналар?
Экранда бала тибрәткән ана рәсеме. Укучыларның җавапларын тыңлау.

    [дәвамын укырга]      Укытучы. Туган авыл, туган нигез. Кеше өчен иң кадерле сүзләр. Туган җир, туган туфрак... Кеше дөньяга килү белән тәүге тапкыр аваз салган, тәпи баскан җир. Шуңа күрә дә һәркемгә үзенең туган ягы якын. Бүгенге тәрбия сәгатебез дә туган авылыбызга багышлана. Һәр төбәкнең, һәр авылның тарихи үткәне бар. Ул ерак гасырларга барып тоташа. Авылыбыз Әмәкәй кайчан барлыкка килгән? Аның килеп чыгышы һәм тарихы белән музейның авыл тарихы бүлеге экскурсоводы Галиева Миләүшә таныштыра.[дәвамын укырга]