8 нче сыйныф укучысы Латипова Л. "Глаголица" халыкара иҗади эшләр конкурсында катнашты һәм Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына чакырылды. Тантана "Әкият" курчак театрында үткәрелде. Лилия "Татар телендә поэзия" номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды, эше "Глаголица-2016" иҗади эшләр җыентыгына кертелде. Катнашучылар "Су анасы" исемле курчак театры да карадылар. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.
21 ноября, 2016
14 ноября, 2016
"Яшь программист" конкурсы
"Байтик" лагеренда мәктәп укучылары һәм студентларның XX " Яшь программист" республика конкурсы үткәрелде. 5 нче сыйныф укучысы Хәкимов Денис үзенең "Барысын белергә телим!" сайты белән "Web-сайтлар һәм SaaS технологияләр" номинациясендә катнашты һәм "Интернет челтәрендә татар сегментын үстергән өчен" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы һәм бүләк-сертификат белән бүләкләнде.
09 ноября, 2016
30 сентября, 2016
"Әдәби җәүһәрләр": Харрас Әюповка багышланган викторина катнашу өчен ачык!
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең танылган татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Харрас Гыйльмегали улы Әюповка (21.08.1946 - 07.10.2008) багышланган викторинасын башлап җибәрәбез.
Викторина 30 сентябрь көнне 24 сәгать дәвамында ачык булачак. Викторина сезгә үз белемнәрегезне сынарга мөмкинлек бирәчәк, ә инде Харрас Әюпның тормыш юлы һәм иҗаты белән иң яхшы татар әдәбиятны сөюче бәйгенең финал турында гран-при өчен көрәшәчәк.
Викторина http://belem.ru/adabi-jauharlar-09-16 бите буенча урнашкан.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!
01 сентября, 2016
25 мая, 2016
24 мая, 2016
Сәләтле балалар фестивале
Районда узган "Сәләтле балалар фестивале" ндә 11 класстан Фаррахова Г., Насретдинова А., 10 класстан Җәлилова А., 9 класстан Муллакаева Г., 5 класстан Шамс А., 3 класстан Холбутаева Д., аларның укытучылары һәм әти-әниләре катнашты. Республика олимпиадаларында, төрле иҗади конкурсларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрдә җиңү яулаган бу укучылар район хакимиятенең мактау грамотасы һәм кыйммәтле пакет белән бүләкләнделәр. Җәлилова Алсу "Ел укучысы-2016" исеменә лаек булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
03 мая, 2016
20 апреля, 2016
Методик семинарда
Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Белем сыйфатын күтәрү нигезе буларак, татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыру" темасына район семинары булып узды. Укытучылар Шамсова Резида Д.,Хәкимова Гөлнара Ш. ФДББС нигезләнеп оештырылган, сингапур структуралары кулланып үткәрелгән дәресләр күрсәттеләр, методик коучинглар үткәрделәр. Укучылар катнашында "Тукай-сүнмәс йолдыз" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды.
31 марта, 2016
Фәнни конференция
25-28 март көннәрендә КФУда укучыларның Н.Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия ( VII Идел буе ) фәнни конференциясе булып узды. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән балалар 35 секциядә чыгыш ясады. Җәлилова Алсу катнашты һәм " Татар әдәбияты. XX - XXI гасыр " секциясендә чыгыш ясап, һәм 3 урын яулады. Котлыйбыз!
25 марта, 2016
21 марта, 2016
Мин Тукайны яратам
"Мизгел" яшьләр үзәгендә "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале үткәрелде. Фестивальдә интернет челтәренә #МинТукайныЯратам# хештегы аша куелган чыгышлардан шигырь, җыр, рәсем номинацияләре буенча сайлап алынган укучылар катнашты. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да бик актив булдылар. Егетләр триосы( Әхмәтгалиев Р., Шакирянов Р., Шамс А.), Бәдретдинова А., Холбутаева Н., Шамс А., Хәкимов Д. уңышлы чыгыш ясадылар. 5 класс укучысы Шамс А.И. актив катнашканы өчен рәхмәт хаты һәм статуэтка белән бүләкләнде. Бәдретдинова Алисә җыр номинациясендә 2 нче урын яулады. Афәрин!
10 марта, 2016
Язучылар бездә кунакта
10 март көнне мәктәбебездә Чаллы язучылары якташыбыз Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, М.Кашгарый бүләге иясе, "Казан утлары" журналының әдәби бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдиковалар белән очрашу булды. Кичә укучыларның шигырь-җырлары белән үрелеп барды. Әдипләр укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. " Көмеш кыңгырау" газетасының актив хәбәрчесе Холбутаева Наиләгә диплом тапшырылды.Язучылар белән аралашу күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.
18 февраля, 2016
Подписаться на:
Сообщения (Atom)