12 октября, 2017
13 августа, 2017
05 марта, 2017
«Авыл укытучысы – 2017» конкурсы
КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ
– Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау;
– иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту һәм аларның эшләрен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау;
– милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү.
I. КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ
1.1. Конкурста Татарстан һәм Россия регионнарының район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.
1.2. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.
1.3. Районнардан, мәктәпләрдән Конкурста катнашучылар саны чикләнми.
1.4. Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.
1.5. Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала.
1.6. «Авыл укытучысы–2017» конкурсында катнашучыларның һәркайсының «Мәгариф» журналына яки аның электрон версиясенә 2017 елның икенче яртысына язылган булуы шарт.
II. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ
2.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, Конкурс 3 этапта уздырыла.
I этап – 2017 елның 1 нче мартыннан 30 нчы июненә кадәр.
(1–31 нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау.)
II этап – 2017 елның 1 нче августыннан 31 нче августына кадәр.
III этап – 2017 елның сентябрендә уздырыла. Төгәл дата өстәмә хәбәр ителә.
2.2. I этапта катнашу тәртибе.
I этапта Катнашучылар редакция тәкъдим иткән 4 теманың берсенә эссе язып җибәрергә тиеш.
Темалар:
1.«WORLDSKILLS –2019: булачак чемпионнар бездә тәрбияләнә».
2.«Милләт киләчәге – лидер яшьләр кулында».
3.«Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем».
4.«Әхлак тәрбиясе–көн таләбе».
ЯЗМАДА АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ БАШКАРГАН КИҢКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕКНЕ ЧАГЫЛДЫРЫРГА, ҮЗЕГЕЗ САЙЛАГАН ТЕМА БУЕНЧА АВЫЛ МӘКТӘБЕ ШАРТЛАРЫНДА БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮ ПРОБЛЕМАЛАРЫН ЯКТЫРТЫРГА ҺӘМ ШӘХСИ ТӘҖРИБӘНЕ УРТАКЛАШЫРГА КИРӘК.
2.2.2. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: awil2017@mail.ru) 30 нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы–2017» конкурсына» дип искәртергә кирәк.
2.2.3. Катнашучының «Мәгариф» журналының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2017 елның икенче яртысына тулысынча язылганлыгын раславы таләп ителә. П2423, П2694, П2433, П2467 индексларының берсе буенча басма вариантка язылган очракта, Катнашучының почта квитанциясе күчермәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт. Электрон версиягә язылу http://magarif—uku.ru/subscription/megarif—NN-7-12-2017/ сылтамасы аша башкарыла. Электрон версиягә язылучылар турында мәгълүмат сайт администраторында туплана, ягъни алардан язылган булуларын раслау таләп ителми. (Искәрмә: электрон версиягә язылган очракта, Катнашучы турындагы мәгълүмат (исем, e-mail, телефон номеры) аның «Электрон подписка» системасында теркәлгәндә күрсәткән мәгълүматы белән тәңгәл килергә тиеш.) тулысынча укырга
23 февраля, 2017
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 2017 ел кандидатлары билгеле
2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Ул премиягә тәкъдим ителгән әсәр һәм эшләрне тикшерүгә багышланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карап, Комиссия 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә түбәндәге кандидатларны күрсәтү турында карар кабул итте.Укырга...
21 февраля, 2017
Бүген- Халыкара туган тел көне
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң?Дәвамы...
26 января, 2017
“Туган тел” мастер-класс бәйгесе
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә.
танышырга...
12 января, 2017
Каюм Насыйрига багышланган төбәкара бәйге башланып китте
Кече Шырдан авылы халкы авылдашлары Каюм Насыйри белән нык горурлана, һәм соңгы елларда аның исемен, халык өчен куйган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тагын да таныту өстендә эшли башлады. Шул максаттан "Каюм Насыйри туган җирен торгызу" фонды тарафыннан Каюм Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган II төбәкара бәйге үткәрелә. Бәйге читтән торып уза, әмма җиңүчеләр К.Насыйриның 192 еллыгына багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәкләр. чыганак :http://belem.ru/node/7108
Подписаться на:
Сообщения (Atom)