12 октября, 2017

05 марта, 2017

«Авыл укытучысы – 2017» конкурсы

КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ
– Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә юга­ры милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау;
– иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту һәм аларның эшләрен җәмәгатьчелек тара­фыннан хуплау;
– милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү.
I. КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ
1.1. Конкурста Татарстан һәм Россия регионнарының район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмала­рының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.
1.2. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.
1.3. Районнардан, мәктәпләрдән Конкурста катнашучылар саны чикләнми.
1.4. Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.
1.5. Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала.
1.6. «Авыл укытучысы–2017» конкурсында катнашучыларның һәркайсының «Мәгариф» журналына яки аның электрон версиясенә 2017 елның икенче яртысына язылган булуы шарт.
 II. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ
2.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләр­гә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, Конкурс 3 этапта уздырыла.
I этап – 2017 елның 1 нче мартыннан  30 нчы июненә кадәр.
(1–31 нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау.)
II этап – 2017 елның 1 нче августыннан 31 нче августына кадәр.
III этап – 2017 елның сентябрендә уздырыла. Төгәл дата өстәмә хәбәр ителә.
2.2. I этапта катнашу тәртибе.
I этапта Катнашучылар редакция тәкъдим иткән 4 теманың берсенә эссе язып җибәрергә тиеш.
Темалар:
1.«WORLDSKILLS –2019: булачак чемпионнар бездә тәрбияләнә».
2.«Милләт киләчәге – лидер яшьләр кулында».
3.«Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем».
4.«Әхлак тәрбиясе–көн таләбе».

ЯЗМАДА АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ БАШКАРГАН КИҢКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕКНЕ ЧАГЫЛДЫРЫРГА, ҮЗЕГЕЗ САЙЛАГАН ТЕМА БУЕНЧА АВЫЛ МӘКТӘБЕ ШАРТЛАРЫНДА БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮ ПРОБЛЕМАЛАРЫН ЯКТЫРТЫРГА ҺӘМ ШӘХСИ ТӘҖРИБӘНЕ УРТАКЛАШЫРГА КИРӘК.

2.2.2. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: awil2017@mail.ru) 30 нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы–2017» конкурсына» дип искәртергә кирәк.
2.2.3. Катнашучының «Мәгариф» журна­лының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2017 елның икенче яртысына ту­лысынча язылганлыгын раславы таләп ителә. П2423, П2694, П2433, П2467 индексларының берсе буенча басма вариантка язылган очрак­та, Катнашучының почта квитанциясе күчер­мәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт. Электрон версиягә язылу http://magarifuku.ru/subscription/megarifNN-7-12-2017/ сылтамасы аша башкарыла. Электрон версиягә язылучылар турында мәгълүмат сайт администраторында туплана, ягъни алардан язылган булуларын раслау таләп ителми. (Искәрмә: электрон вер­сиягә язылган очракта, Катнашучы турындагы мәгълүмат (исем, e-mail, телефон номеры) аның «Электрон подписка» системасында тер­кәлгәндә күрсәткән мәгълүматы белән тәңгәл килергә тиеш.)   тулысынча укырга

23 февраля, 2017

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 2017 ел кандидатлары билгеле

Тукай премиясе
2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Ул премиягә тәкъдим ителгән әсәр һәм эшләрне тикшерүгә багышланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карап, Комиссия 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә түбәндәге кандидатларны күрсәтү турында карар кабул итте.Укырга...

21 февраля, 2017

Бүген- Халыкара туган тел көне

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң?Дәвамы...

26 января, 2017

“Туган тел” мастер-класс бәйгесе

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. танышырга...

12 января, 2017

Каюм Насыйрига багышланган төбәкара бәйге башланып китте

Кече Шырдан авылы халкы авылдашлары Каюм Насыйри белән нык горурлана, һәм соңгы елларда аның исемен, халык өчен куйган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тагын да таныту өстендә эшли башлады. Шул максаттан "Каюм Насыйри туган җирен торгызу" фонды тарафыннан Каюм Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган II төбәкара бәйге үткәрелә. Бәйге читтән торып уза, әмма җиңүчеләр К.Насыйриның 192 еллыгына багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәкләр. чыганак :http://belem.ru/node/7108

21 ноября, 2016

"Глаголица" халыкара иҗади эшләр конкурсы


8 нче сыйныф укучысы Латипова Л. "Глаголица" халыкара иҗади эшләр конкурсында катнашты һәм Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына чакырылды. Тантана "Әкият" курчак театрында үткәрелде. Лилия "Татар телендә поэзия" номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды,  эше "Глаголица-2016" иҗади эшләр җыентыгына кертелде. Катнашучылар "Су анасы" исемле курчак театры да карадылар. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.

14 ноября, 2016

"Яшь программист" конкурсы


"Байтик" лагеренда  мәктәп укучылары һәм студентларның XX " Яшь программист" республика конкурсы үткәрелде.  5 нче сыйныф укучысы Хәкимов Денис  үзенең "Барысын белергә телим!" сайты белән "Web-сайтлар һәм SaaS технологияләр" номинациясендә катнашты һәм "Интернет челтәрендә татар сегментын үстергән өчен" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы һәм бүләк-сертификат белән бүләкләнде.
 

09 ноября, 2016

Республикакүләм лингвистик марафон


Минзәлә педагогик көллиятендә республикакүләм информацион-лингвистик марафон үткәрелде.  Бәдретдинова А. рус теленнән 3 урын (укытучысы Фаррахова Р.Г.), Латипова Л. татар теленнән 2 урын (укытучысы Хәкимова Г.Ш.) алдылар. Котлыйбыз! 

30 сентября, 2016

"Әдәби җәүһәрләр": Харрас Әюповка багышланган викторина катнашу өчен ачык!

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең танылган татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Харрас Гыйльмегали улы Әюповка (21.08.1946 - 07.10.2008) багышланган викторинасын башлап җибәрәбез.
Викторина 30 сентябрь көнне 24 сәгать дәвамында ачык булачак. Викторина сезгә үз белемнәрегезне сынарга мөмкинлек бирәчәк, ә инде Харрас Әюпның тормыш юлы һәм иҗаты белән иң яхшы татар әдәбиятны сөюче бәйгенең финал турында гран-при өчен көрәшәчәк.
Викторина http://belem.ru/adabi-jauharlar-09-16 бите буенча урнашкан.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!

01 сентября, 2016

25 мая, 2016

Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы

Изге юл тели аның тавышы.

24 мая, 2016

Сәләтле балалар фестивале


Районда узган "Сәләтле балалар фестивале" ндә 11 класстан Фаррахова Г., Насретдинова А., 10 класстан Җәлилова А., 9 класстан  Муллакаева Г., 5 класстан Шамс А., 3 класстан Холбутаева Д., аларның укытучылары һәм әти-әниләре катнашты. Республика олимпиадаларында, төрле иҗади конкурсларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрдә җиңү яулаган бу укучылар район хакимиятенең мактау грамотасы һәм кыйммәтле пакет белән бүләкләнделәр.  Җәлилова Алсу "Ел укучысы-2016"  исеменә лаек булды.  Аларны  чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

03 мая, 2016

Тукай бәйрәме


20 апреля, 2016

Методик семинарда


Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Белем сыйфатын күтәрү нигезе буларак, татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыру" темасына район семинары булып узды. Укытучылар Шамсова Резида Д.,Хәкимова Гөлнара Ш. ФДББС нигезләнеп оештырылган, сингапур структуралары кулланып үткәрелгән дәресләр күрсәттеләр, методик коучинглар үткәрделәр. Укучылар катнашында "Тукай-сүнмәс йолдыз" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. 

31 марта, 2016

Фәнни конференция


25-28 март көннәрендә КФУда укучыларның Н.Лобачевский исемендәге I  Бөтенроссия ( VII Идел буе ) фәнни  конференциясе булып узды. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән балалар 35 секциядә чыгыш ясады.  Җәлилова Алсу катнашты һәм  " Татар әдәбияты. XX - XXI гасыр "  секциясендә чыгыш ясап,  һәм 3 урын яулады.  Котлыйбыз!

25 марта, 2016

21 марта, 2016

Мин Тукайны яратам



"Мизгел" яшьләр үзәгендә "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале үткәрелде. Фестивальдә интернет челтәренә #МинТукайныЯратам# хештегы аша куелган чыгышлардан  шигырь, җыр, рәсем номинацияләре буенча сайлап алынган укучылар катнашты. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да бик актив булдылар. Егетләр триосы( Әхмәтгалиев Р., Шакирянов Р., Шамс А.), Бәдретдинова А., Холбутаева Н., Шамс А., Хәкимов Д. уңышлы чыгыш ясадылар.  5 класс укучысы Шамс А.И. актив катнашканы өчен рәхмәт хаты һәм статуэтка белән бүләкләнде. Бәдретдинова Алисә җыр номинациясендә 2 нче урын яулады. Афәрин!