11 октября, 2010

Кырлайга сәяхәт

Районыбызның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары 7 нче октябрь көнне Кырлайга экскурсиягә бардык. Шагыйрь йөргән сукмаклардан без Тукай мемориаль комплексына, Сәгъди абзый йортына сәяхәт кылдык. Тукай "Дөньяга иң элек күзем ачылган урыным " дип атаган Кырлай авылында Габдулла Тукайның тормышы белән бәйле Тукай чишмәсе, Сәгъди абзыйның нәни Апуш белән утырткан нарат агачы, бәрәңге бакчасы, Сәгъди абзый кабере, бай йорты бар.

06 октября, 2010

Укытучы! Нинди горур исем!

Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Һөнәри бәйрәмебез белән, хөрмәтле коллегалар!

26 сентября, 2010

Укытучылар династиясе

Укытучылар династиясе... Нәселебезнең гомуми педагогик стажы-135 ел. 3 буыннан торган династиядә 8 педагог , 8 тормыш юлы. Бу бит татар теле һәм әдәбияты, тарих, география, рус теле, башлангыч класслар, физкультура, инглиз теле, музыка укытучылары гаиләсе. Тәҗрибәсе буыннан-буынга күчә торган гаиләмнең биографиясе бер җөмләгә сыя- ”гомер буе мәктәптә”.
Хөрмәтле блог кунаклары!Әлеге презентациядә минем гаиләм тарихы белән танышыгыз.

19 сентября, 2010

Бәйрәмең белән, укытучым!


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Укытучы елы уңаеннан 22 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр "Укытучыңны котла!" дигән акция уздыра. Акциянең төп максаты- Укытучылар көне белән котлауларны җыю һәм укытучыларга тапшыру. 1-5 октябрьләрдә мәктәп укучыларыннан торган волонтер отрядлары халыкка укытучыларын котлап открыткалар язарга тәкъдим итәчәк. Котлауларны http://mon.tatar.ru/pozdrav_uchitelya.htm адресына җибәрергә мөмкин.Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучым!

02 сентября, 2010

Әй, мәктәбем- белем учагы, Син- гомернең иң гүзәл чагы!

Бүген барлык белем бирү йортларында беренче кыңгырау чыңлады. Яңа уку елында барыбызга да уңышлар юлдаш булсын. Белем бәйрәме белән, хөрмәтле сайт кунаклары!