24-25 нче августта районыбызда укытучыларның традицион август киңәшмәсе үтте. Беренче көнне фән ияләренең секция утырышлары булса, икенче көнне киңәшмә район мәдәният йортында булды. Татар теле укытучыларының район методик берләшмә утырышына күрше Удмуртия Республикасының Ижау шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре дә кунак итеп чакырылган иде. Шулай ук ут күршебез Азнакай районы мәгариф бүлегеннән дә кунаклар бар иде. Секция утырышы бик эшлекле формада узды. Пленар киңәшмә исә быел "Безнең яңа мәктәп" милли инициативасын тормышка ашыру кысаларында мәгариф муниципаль системасын үстерү" исеме астында үтте.Киңәшмәдә район башлыгы Ришат Хәбипов, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Раеф Зиннәтуллин катнашты. Киңәшмәдә , традиция буенча, лаеклы ялга китүче укытучылар, яшь белгечләр хөрмәтләнде, фидакарь педагоглар район башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының бүләкләренә лаек булдылар.
26 августа, 2011
11 августа, 2011
Укытучы булу-зур бәхет ул, ул - яраткан минем хезмәтем!
Дөньяда социологлар исәпләп чыгарган ике меңнән артык
белгечлек арасында бөтенесенә ана булырдай бер һөнәр бар: ул – укытучы
хезмәте. Тормышка юллама бирүче дә, җәмгыятькә лаеклы алмаш үстерүче дә
шул бит. Һәр мөгаллим үз укучысын белемле һәм тәрбияле итү өчен тырыша.Шунысы да сөендерә: укытучылар сафы бүген үз эшенә
бирелгән чын фанатлардан тора. Андагы авырлыкка түзә алмаганнар мәктәп
ишеген шакымый да. Шулай булгач, мәктәп белемен күтәрү кебек бурычлар да
үтәлмичә калмас, шәт.
Кадерле дусларым! Әлеге презентация аша минем педагогик эшчәнлегем белән танышыгыз.
Кадерле дусларым! Әлеге презентация аша минем педагогик эшчәнлегем белән танышыгыз.
05 августа, 2011
27 мая, 2011
Соңгы кыңгырау
24нче май көнне 11нчеләр өчен соңгы кыңгырау чыңлады.Ә алда- беренче сынаулар, беренче тапкыр мөстәкыйль тормышка аяк басу һәм тормыш дигән бик тә җитди фәннең беренче битен ачу.Әлеге сынауларны да гел "5"легә тапшырырга язсын сезгә, кадерле балалар!
20 мая, 2011
Тәүге имтиханыгызда уңышлар!
Бүген 11 сыйныф укучылары өчен тәүге имтихан.10 укучы татар теленнән арадаш имтихан тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнарында да уңышлар телим, туган телебездән бирелгән имтиханның аягы җиңел булсын, уңышларга юл ачсын! Укучыларым! Иң изге теләкләр сезгә!
Подписаться на:
Сообщения (Atom)