04 апреля, 2012

Бүген Мөслим лицее базасында районның барлык мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Федераль дәүләт укыту стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы-эшлекле якын килү” темасы астында чираттагы республикакүләм семинары узды. Семинарда Казан федераль университеты каршында укытучыларның квалификацион белемен күтәрү төбәкара үзәге белгечләре Г.М.Низаметдинова һәм З.И.Җамалетдинова катнашты. Укытучылар әлеге үзәкнең эшчәнлеге, дәүләт стандартлары, эш программалары, дәрес планнары һәм аларның структуралары, республикакүләм бәйгеләрнең нигезләмәләрендә каралган таләпләр, проект эшләре, дәреслекләр турында сөйләделәр, шулай ук татар теле һәм әдәбият дәресләреннән мастер-класслар күрсәттеләр. Районыбыз укытучылары семинар кысаларында үзләрен борчыган бик күп сорауларга җаваплар алдылар һәм “Тәгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. (Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтыннан)

29 января, 2012

Сибгат Хәкимгә 100 ел!

25 нче гыйнварда мәктәбебездә халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган  төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә Башкортстан Республикасы Бакалы районы һәм күрше Актаныш районы мәктәпләренең , шулай ук районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район мәгълүмати -методик үзәк хезмәткәрләре  катнашты. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары катнашында "Саекмас чишмәләргә тиң иҗат"дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле укытучысы Э.С.Мәхмүтова, Михайловкадан Р.Я.Ихсанова, Мөслим лицееннан Э.Д.Ситдиковалар язучы иҗатын мәктәптә өйрәнү буенча  чыгышлар ясадылар. Соңыннан укучылар һәм укытучылар башкаруында С.Хәким сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды.

17 января, 2012

"Иң яхшы сайт 2011" конкурсы нәтиҗәләре

Россия күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы сайт 2011" конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. 12 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. "Иң яхшы шәхси сайт " номинациясендә 166 сайт катнашты,  жюри составы шулардан  10 номинантны билгеләгән.  "Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты" бу номинациядә җиңү яулады һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

01 января, 2012

Яңа ел белән!