03 февраля, 2013

Мәгариф хезмәткәрләренең I кышкы Спартакиадасы

Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең I кышкы Спартакиадасы үткәрелде. Бу Спартакиадада Әмәкәй урта мәктәбе укытучылары командасы да уңышлы чыгыш ясады. Татар теле укытучылары Хәкимова Гөлнара отжимание буенча   2 нче , Хамматуллина Рузилә шахмат ярышында  3 нче  урын яулады.

04 ноября, 2012

 31 нче октябрь көнне Мөслим лицеенда Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Педагогик осталык” темасына методик берләшмә семинары үтте.
Лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары кунак итеп чакырылды. Семинарның практик өлеше “Йолдызлар яңгыры” дип аталды. Мөслим лицее йолдызлары чыгышы (Латыйпова А.Г., Шәймәрданова Л.Я.), “Куркуын җиңгән куян” постановкасы белән өстәмә белем бирү түгәрәге әгъзалары чыгышы (җитәкчесе Иванова С.А.), “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” ( Ситдыйкова Э.Д.), “Фән уңышлары” ( Ситдыйкова Ч.И., Латыйпова А.Г.) чыгышлары тыңланды. Практик өлешне Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Г. Латыйпова алып барды.
Теоретик өлеш “Педагогик осталык” дип аталды.
“Массакүләм мәгълүмат чаралары аша туган телгә игътибар юнәлтү”( Г.В.Мөхәммәтгәрәева – Т.Табын урта мәктәбе), “Кулларыннан гөлләр тама...” ( Р.Н.Низамова – Мөслим лицее), “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуда өстәмә чыганаклардан даими файдалану”
( Ф.Ш.Йосыпова – Мөслим лицее), “Хезмәтем җимешләре”,( М.М.Мирзаянова – Тат.Бүләр урта мәктәбе), “Шундый матур кешеләр бар арабызда..”(М.З.Әхмәтҗанов – Мөслим лицее ),“Китаплар дөньясы” ( В.Хәйдәрова – С.Мухан төп мәктәбе), “Сыйныф җитәкчесе нинди булырга тиеш?”( С.З.Зәйнуллина – Мөслим лицее ), “Дин һәм әхлак тәрбиясе” Т.Низамова – (Вәрәшбаш төп мәктәбе) “Әдәбият һәм сәнгать бердәмлеге” (М.Г.Шәйхетдинова – Шуганка төп мәктәбе) темасына лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары эш тәҗрибәсеннән берсеннән-берсе кызыклырак чыгышлар ясадылар, хатирә-истәлекләре белән уртаклаштылар. “Педагогик осталык” өлешен мәгариф бүлеге “Мәгълүмати-методик үзәк” методисты Н.А. Шәймәрдәнова алып барды.  ("Тел-күңелкөзгесе" блогыннан)

29 августа, 2012

Мөслимдә мөмкинлекләр бар!


Укытучыларның традицион август киңәшмәсе быел  "Мәктәп дәрестән сон" проектын тормышка ашыруда мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге" исеме астында узды. Киңәшмәдә ТР Фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов катнашты. Киңәшмә Иске Вәрәш мәдәният йортында үтте. Мөгаллимнәрне мәдәният йорты каршында балалар бакчалары хезмәткәрләре  ясаган  чәчәкләр күргәзмәсе каршы алды. Елдагыча, киңәшмәнең тантаналы өлешендә сәхнәгә иң элек озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, 55 ен тутырган мөгаллимәләр күтәрелде.Быел 25 укытучы лаеклы ялга чыга. Коллегалары өлкәннәрне чәчәкләргә күмде. Ветераннарга алмашка быел 8 яшь белгеч кайтты.  Шуларның 3 се "Безнең яңа укытучыбыз" грантына дәгъва итә.  Киңәшмәнең пленар өлешендә район мәгариф бүлеге начальнигы Л.Бариев 2011-2012 уку елына анализ ясады. Район башлыгы Р.Хәбипов үз чыгышында хөкүмәт программасы нигезендә райондагы 4 мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелүен билгеләп үтте. Министр А.Гыйльметдинов БДИ нәтиҗәләренә тукталды һәм укытучыларны балаларга карата таләпчәнрәк булырга чакырды. "Мәслимдә укытучылар бик сәләтле һәм мәктәпләр дә заманча. Димәк, ныклы белем бирергә мөмкинлекләр бар, "-диде министр. Киңәшмә ахырында , гадәттәгечә, хөкүмәт бүләкләренә ия булучылар, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүчеләр, мәгариф учреждениеләре бүләкләнде. ("Авыл утлары" газетасыннан)

20 августа, 2012

Алабугада мәктәп укытучыларының III Бөтенроссия Фестивале


15-18 август көннәрендә Алабуга шәһәре кунаклардан гөрләп торды. Монда төрле төбәкләрдән, чит илләрдән иң яхшы укытучылар, галимнәр җыелды. Германия, Болгария, Сингапур, Латвия, Голландия, Алтай крае, Мәскәү, Липецк өлкәсе, Санкт-Петербург,  Рязань һәм башка төбәкләрдән  килгән галимнәр- модераторлар мастер- класслар үткәрделәр. 3 көн дәвамында мөгаллимнәр мастер- классларда катнашып фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Һәр көнне  мастер - класслар эшчәнлегенә йомгак ясалды, актив катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.

18 мая, 2012

"Безнең яңа мәктәп" проектын тормышка ашыру

"Безнең яңа мәктәп" проектын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәренең шәхесне үстерүдә тоткан урыны" темасына Баек урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы булып узды.Семинарга Башкортстанның Бакалы районы укытучылары да чакырылган иде. Якташ шагыйрәбез Баек авылы кызы Лилия Садриеваның "Күңелләр чәчәк тели" китабын тәкъдир итү кичәсендә укучылар аның өр-яңа шигырьләре белән таныштырдылар. Шагыйрә үзе дә матур шигырьләрен укыды.Укытучылар мәктәпнең "Туган як" музее белән таныштылар. Ахырдан берләшмәнең 2011-2012 уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Семинар табигать кочагында дәвам итте. Татар телчеләре "Изге чишмә" дә ял иттеләр, уйнадылар, күңел ачтылар.