Яр Чаллы шәһәренең “Гали Акыш исемендәге 84 нче лицеенда”
үткәрелгән “Яшьләр фәнни
эзләнүдә” республикакүләм фәнни-гамәли
укучылар конференциясендә катнашып, районыбыз
укучылары зур уңышка ирештеләр. Шуганка
төп мәктәбенең 8 нче сыйныф
укучысы Шәйхәйдәрова Рузилә 1 дәрәҗә диплом
(укытучысы Әхмәтҗанова Эльвира), Әмәкәй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Насретдинова Азилә 2 дәрәҗә диплом (укытучысы Хәкимова Гөлнара Ш.), Вәрәшбаш
төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Сәхәбетдинова Алинә (укытучысы Сәхбетдинова
Гөлсинә З.) 3 дәрәҗә диплом белән
бүләкләнделәр, Үрәзмәт урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәйгәрдәнова Альбина
(укытучысы Әбүбәкерова Альбина Р.) катнашучы таныклыгына ия булды.
23 декабря, 2013
10 декабря, 2013
Гомер озынлыгы-ирлектә, илгә иткән хезмәт-игелектә
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе, филология фәннәре докторы , профессор Марсель Хәернас улы Бакировка 10 декабрьдә 80 яшь тулды. Якташыбызны зур юбилее белән котлыйбыз!
10 октября, 2013
Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!
Картаямени сон
йорәк
Маңгайлар сырланса
да...
Әмәкәй авылында
өлкәннәр ункөнлеге бик матур үтте.Урта мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләп,
лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен мәктәптә бай эчтәлекле бәйрәм тантанасы
булды.Укучылар һәм укытучылар коллективы һәр ветеранга багышлап концерт
номерлары күрсәтте, аларны чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән
зурладылар.Аннары бәйрәм мул табын артында дәвам итте.Өлкәннәр үзләре дә җырлап
күнел ачтылар.
Декада ахырында авыл ашханәсендә дә бик зур бәйрәм булды. Чараны "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе мәктәп коллективы бергәләп оештырды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә хуҗалык җитәкчесе Альберт Нәбиев, өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады.Укучылар һәм укытучылар өлкәннәргә багышлап узләренең матур җырларын бүләк иттеләр. һәр өлкән буын вәкиле яшьлек җырларын тыңлап, мизгелгә генә, уйда гына булса да үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Мөлаем апалар, әбиләрнең йөзләреннән бөркелгән канәгатьлек хисе шуның турында сөйли иде.

Өлкәннәр хөрмәтенә яңгыраган җырлардан
күзләрендә яшь тамчылары ялтыраса да, аларның күңелләре шат иде.Үзләре дә күңел
ачтылар: җырладылар да, биеделәр дә. Альберт Нәбиевның өздереп гармунда уйнавы,
өлкәннәребез Зөһрә, Клара, апаларның җырлавы бәйрәмгә тагын да ямь бирде. Г.
Вәлиева, Р.Әхмәтгалиева, Р. Фаррахова, Н.Насретдинова , Л.Нәбиева әзерләгән
тәмле ашларны авыз итә-итә, бик озак чөкердәштеләр өлкәннәр.
08 сентября, 2013
Подписаться на:
Сообщения (Atom)