10 март көнне мәктәбебездә Чаллы язучылары якташыбыз Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, М.Кашгарый бүләге иясе, "Казан утлары" журналының әдәби бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдиковалар белән очрашу булды. Кичә укучыларның шигырь-җырлары белән үрелеп барды. Әдипләр укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. " Көмеш кыңгырау" газетасының актив хәбәрчесе Холбутаева Наиләгә диплом тапшырылды.Язучылар белән аралашу күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.
10 марта, 2016
18 февраля, 2016
21 ноября, 2015
Шәҗәрәләр-нәсел агачы
Буа шәһәрендә “Шәҗәрәләр –нәсел агачы” дигән II төбәкара фәнни – гамәли конференция үткәрелде.Конференциядә ТР мәгариф министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР ның “Гаилә” фонды әгъзалары катнашты. Г.Айзетуллова Р.Харис музее белән таныштырды. 2 турга узган 120 гә якын укучы 4 секциягә бүленеп эшләделәр.Катнашучыларның фәнни эшләре җыентыкка кертелде. Җәлилова А. "Тамырлары белән көчле безнең халык" номинациясендә чыгыш ясап, 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. Фәнни җитәкчесе Хәкимова Гөлнара Шәриповна.
20 октября, 2015
"Илһамлы каләм" конкурсы
КФУ ның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү" IV Халыкара форумы кысаларында VIII Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсы үткәрелде. Фәррахова Г. "Иң яхшы публицистик әсәр" номинациясендә I урынга лаек булды. Котлыйбыз!
22 сентября, 2015
язучылар белән очрашу
Районыбызда татар әдәбияты көннәре үтә. Шул уңайдан, күренекле татар шагыйрәсе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина, язучы һәм шагыйрь, Һ.Такташ исемендәге премия лауреаты Илдус Гыйләҗев, язучы, драматург, Г.Тукай һәм С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты , халык язучысы Фоат Садриев мәктәбебездә очрашуда булдылар. Кичә барышында укучылар әсәрдән өзекләр, шигырьләр сөйләде. Ә язучылар исә укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, шигырьләрен укыдылар, китапларын бүләк иттеләр. Язучылар белән очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырды.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)



