Кече Шырдан авылы халкы авылдашлары Каюм Насыйри белән нык горурлана, һәм соңгы елларда аның исемен, халык өчен куйган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тагын да таныту өстендә эшли башлады. Шул максаттан "Каюм Насыйри туган җирен торгызу" фонды тарафыннан Каюм Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган II төбәкара бәйге үткәрелә. Бәйге читтән торып уза, әмма җиңүчеләр К.Насыйриның 192 еллыгына багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәкләр. чыганак :http://belem.ru/node/7108
12 января, 2017
21 ноября, 2016
"Глаголица" халыкара иҗади эшләр конкурсы
8 нче сыйныф укучысы Латипова Л. "Глаголица" халыкара иҗади эшләр конкурсында катнашты һәм Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына чакырылды. Тантана "Әкият" курчак театрында үткәрелде. Лилия "Татар телендә поэзия" номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды, эше "Глаголица-2016" иҗади эшләр җыентыгына кертелде. Катнашучылар "Су анасы" исемле курчак театры да карадылар. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.
14 ноября, 2016
"Яшь программист" конкурсы
"Байтик" лагеренда мәктәп укучылары һәм студентларның XX " Яшь программист" республика конкурсы үткәрелде. 5 нче сыйныф укучысы Хәкимов Денис үзенең "Барысын белергә телим!" сайты белән "Web-сайтлар һәм SaaS технологияләр" номинациясендә катнашты һәм "Интернет челтәрендә татар сегментын үстергән өчен" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы һәм бүләк-сертификат белән бүләкләнде.
09 ноября, 2016
30 сентября, 2016
"Әдәби җәүһәрләр": Харрас Әюповка багышланган викторина катнашу өчен ачык!
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең танылган татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Харрас Гыйльмегали улы Әюповка (21.08.1946 - 07.10.2008) багышланган викторинасын башлап җибәрәбез.
Викторина 30 сентябрь көнне 24 сәгать дәвамында ачык булачак. Викторина сезгә үз белемнәрегезне сынарга мөмкинлек бирәчәк, ә инде Харрас Әюпның тормыш юлы һәм иҗаты белән иң яхшы татар әдәбиятны сөюче бәйгенең финал турында гран-при өчен көрәшәчәк.
Викторина http://belem.ru/adabi-jauharlar-09-16 бите буенча урнашкан.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!
Подписаться на:
Сообщения (Atom)

