13 ноября, 2011

Татар телчеләре Казанда!

Көзге каникул чорында без, Мөслим районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Казан шәһәрендә булдык. "Мәгърифәт" газетасы һәм "Сөембикә" журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашып, бүгенге көндәге  татар матбугаты, тел, милләт  язмышы турында сөйләштек. Очрашу Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы китап кибетендә узды. Очрашудан соң  Казаныбызның истәлекле урыннарында йөрдек. Кич белән
Г. Камал театрында "Гөргери кияүләре" комедиясен карадык. Сәяхәтебез бик күңелле һәм файдалы  үтте.

01 ноября, 2011

"Белем җәүһәрләре-2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе төгәлләнде














29 нчы октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә  "Белем җәүһәрләре-2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булып узды. Тантанага бәйгенең финалистлары (финалга чыккан 29 интернет-проектның авторлары, администраторлары һәм җитәкчеләре), жюри әгъзалары, мәртәбәле кунаклар  җыелды.
 “Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә” интернет-проекты (http://tugan-awlm.blogspot.com)  “Укучы – җәүһәр” номинациясендә II урынга, 
“Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты” интернет-проекты (http://tuan-tel.blogspot.com)  “Укытучы – җәүһәр” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.(тулырак .http://konkurs.belem.ru/node/78)
http://www.youtube.com/watch?v=SFjRMHoiOVc&feature=player_embedded

18 октября, 2011

Хәтер көне

1552 елның 15 октябрендә 40 көн камалышта торган Казан шәһәрен урыс гаскәре яулап ала. Явыз Иванның 150 меңлек армиясенә Ядегәр ханның татар, мордва, чуаш һәм чирмеш кораллы хәрбиләреннән торган 30 мең кешелек армиясе каршы торган. Казанны яулап алуга каршы торган бик күп сакчылар үлеп бетә, урамнардан елга булып кеше каны ага. Шәһәр алынгач та, нибары 3 мең кешегә генә Казансу аръягына качып китү насыйп булган. Барлык исән калган халык – җәрәхәтләнгән ирләр, картлар һәм балалар – Мәскәү патшасы кушуы белән үтерелгән. Хатын-кызлар һәм нәни балалар коллыкка алып кителгән. Борынгы шәһәр җимерелгән, китапханәләр һәм мәдрәсәләр, мәчетләр һәм мәктәпләр, архивлар яндырылган. Кол Шәриф мәчете урынына Благовещение чиркәве нигезе салына, халык суела, Казансу елгасы аккан каннан кызыл төскә керә. 15 октябрьдә татарлар әлеге фаҗигане искә ала.
тулырак

13 октября, 2011

Шигърият бәйрәме

Мөслимнең "Мизгел" Яшьләр  үзәгендә шигърият бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә авылдашыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый премиясе лауреаты, язучы һәм шагыйрь, "Көмеш кыңгырау" балалар газетасының баш мөхәррире  Факил Сафин һәм районыбызның күренекле  язучы ,  шагыйрьләре  кунак итеп чакырылган иде.
Кичәдә  Мөслим җирлегендә яшәп иҗат итүче, танылган прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, районның Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубы җитәкчесе шагыйрә Лилия Садриева, район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Рушат Җәүдәтович,  5 китап авторы, ветеран укытучы  Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Низамова,  Зөлфәт клубы әгъзалары, шигырь сөюче укучылар, укытучылар, авыл китапханәчеләре  катнашты.Бу кичә Факил Сафинның "Галәм күзе" дигән өр-яңа шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Факил Сафин, аның иҗаты турында бик матур, җылы сүзләр әйтелде. Кичәнең беренче өлешендә Зөлфәт клубына йөрүче укучылар  үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар . Аннары Әмәкәй мәктәбе укучыларына сүз бирелде. Алар  Факил абыйның туган авылыбызга, аның кешеләренә багышланган шигырьләрен сөйләде. Кичә залда утыручы һәркем күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

06 октября, 2011

"Укытучыңны котла!" акциясе

"Сез - дөньяда иң белемле кеше,
Сезнең дәрес- тормыш ачкычы.
Иксез-чиксез фәннәр киңлегендә 
Маяк бит Сез, әйдәп баручы. 
Сез-дөньяда иң таләпчән кеше, 
Таләпчәнлек-тәртип юлдашы. 
Тәртип булган җирдә тормыш матур, 
Зур уңышка ачыла юл башы. 
Безнең өчен Сез-иң ягымлы кеше,
Йомшак сүзле, изге күңелле. 
Белем орлыкларын җайлап кына 
Өләшүче -ул Сез түгелме?
Кайгыртучан да Сез, ә без һаман 
Мәшәкатьләр табып торабыз. 
Мәктәптә Сез- икенче әни безгә, 
Әни булгач, тыныч "оябыз".
                            (Илүзә Мурзина , 7 класс укучысы)
Укытучы өчен шушы шигырь юлларыннан да зур бүләк булырмы икән? Республикакүләм "Укытучыңны котла" акциясендә катнашып, укучылар яраткан укытучыларына, класс җитәкчеләренә котлау открыткалары, чәчәк букетлары тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.Бик зур рәхмәт аларга!