29 марта, 2012
29 января, 2012
Сибгат Хәкимгә 100 ел!
25 нче гыйнварда мәктәбебездә халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә Башкортстан Республикасы Бакалы районы һәм күрше Актаныш районы мәктәпләренең , шулай ук районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район мәгълүмати -методик үзәк хезмәткәрләре катнашты. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары катнашында "Саекмас чишмәләргә тиң иҗат"дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Э.С.Мәхмүтова, Михайловкадан Р.Я.Ихсанова, Мөслим лицееннан Э.Д.Ситдиковалар язучы иҗатын мәктәптә өйрәнү буенча чыгышлар ясадылар. Соңыннан укучылар һәм укытучылар башкаруында С.Хәким сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды.
сибгат хаким презентация
View more PowerPoint from Хакимова Гульнара
17 января, 2012
"Иң яхшы сайт 2011" конкурсы нәтиҗәләре
Россия күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы сайт 2011" конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. 12 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. "Иң яхшы шәхси сайт " номинациясендә 166 сайт катнашты, жюри составы шулардан 10 номинантны билгеләгән. "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты" бу номинациядә җиңү яулады һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
01 января, 2012
25 декабря, 2011
Якташыбыз Мөслимдә
Подписаться на:
Сообщения (Atom)