01 сентября, 2014

31 августа, 2014

Фоат Садриев-Татарстанның Халык язучысы

Хөрмәтле якташыбыз, язучы-прозаик һәм драматург, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка Татарстанның Халык язучысы исеме бирелде. Аны бу олы дәрәҗә белән ихлас күңелебездән котлыйбыз һәм аңа тагы да зуррак иҗат уңышлары, саулык-сәламәтлек телибез.
Чыганак:  http://muslumtat.ru




24 мая, 2014

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

Быел Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 20 415 (Казанда – 6000), 9нчы сыйныфны 36019 (Казанда – 9614) укучы тәмамлый, урта гомумбелем бирү йортларында “Соңгы кыңгырау” тантаналары уздырыла. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов яшьләргә мөрәҗәгать итә.
“Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!
2014 елның 24 маенда республикабызның 20 меңнән артык 11 нче сыйныф укучысы өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлачак. Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау.
Чыгарылыш укучыларының күбесе тиздән югары уку йортларына юл алачак. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телим – үзегез теләгән, кызыклы һөнәр сайлагыз һәм кәнагәтьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез."
 Чыганак: http://tatarile.org

30 апреля, 2014

Барысын белергә телим!

11 сыйныф укучысы Шамс Айдар "Барысын белергә телим!"  II Регионара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади проектлар конкурсында катнашып, 1 урынга лаек булды. Ул авылыбыз тарихына багышланган "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" интернет-проектын яклап чыгыш ясады. Афәрин, Айдар! 

29 апреля, 2014

9 нчы сыйныфларда БРТ

Бүген Татарстанда 9 сыйныф укучылары татар теле буенча БРТ тапшыра.Элегрәк аттестацияләү диктант, изложение яки инша һәм татар әдәбияты буенча телдән имтихан формасында уза иде.
Яңа төрле аттестация формасына күчү этаплап башкарыла. Узган елда бердәм республика тесты республиканың алты районында үткәрелде. | belem.ru