26 января, 2017

“Туган тел” мастер-класс бәйгесе

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. танышырга...

12 января, 2017

Каюм Насыйрига багышланган төбәкара бәйге башланып китте

Кече Шырдан авылы халкы авылдашлары Каюм Насыйри белән нык горурлана, һәм соңгы елларда аның исемен, халык өчен куйган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тагын да таныту өстендә эшли башлады. Шул максаттан "Каюм Насыйри туган җирен торгызу" фонды тарафыннан Каюм Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган II төбәкара бәйге үткәрелә. Бәйге читтән торып уза, әмма җиңүчеләр К.Насыйриның 192 еллыгына багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәкләр. чыганак :http://belem.ru/node/7108

21 ноября, 2016

"Глаголица" халыкара иҗади эшләр конкурсы


8 нче сыйныф укучысы Латипова Л. "Глаголица" халыкара иҗади эшләр конкурсында катнашты һәм Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына чакырылды. Тантана "Әкият" курчак театрында үткәрелде. Лилия "Татар телендә поэзия" номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды,  эше "Глаголица-2016" иҗади эшләр җыентыгына кертелде. Катнашучылар "Су анасы" исемле курчак театры да карадылар. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.

14 ноября, 2016

"Яшь программист" конкурсы


"Байтик" лагеренда  мәктәп укучылары һәм студентларның XX " Яшь программист" республика конкурсы үткәрелде.  5 нче сыйныф укучысы Хәкимов Денис  үзенең "Барысын белергә телим!" сайты белән "Web-сайтлар һәм SaaS технологияләр" номинациясендә катнашты һәм "Интернет челтәрендә татар сегментын үстергән өчен" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы һәм бүләк-сертификат белән бүләкләнде.
 

09 ноября, 2016

Республикакүләм лингвистик марафон


Минзәлә педагогик көллиятендә республикакүләм информацион-лингвистик марафон үткәрелде.  Бәдретдинова А. рус теленнән 3 урын (укытучысы Фаррахова Р.Г.), Латипова Л. татар теленнән 2 урын (укытучысы Хәкимова Г.Ш.) алдылар. Котлыйбыз!