23 февраля, 2017
21 февраля, 2017
Бүген- Халыкара туган тел көне
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң?Дәвамы...
26 января, 2017
“Туган тел” мастер-класс бәйгесе
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә.
танышырга...
12 января, 2017
Каюм Насыйрига багышланган төбәкара бәйге башланып китте
Кече Шырдан авылы халкы авылдашлары Каюм Насыйри белән нык горурлана, һәм соңгы елларда аның исемен, халык өчен куйган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тагын да таныту өстендә эшли башлады. Шул максаттан "Каюм Насыйри туган җирен торгызу" фонды тарафыннан Каюм Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган II төбәкара бәйге үткәрелә. Бәйге читтән торып уза, әмма җиңүчеләр К.Насыйриның 192 еллыгына багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәкләр. чыганак :http://belem.ru/node/7108
21 ноября, 2016
"Глаголица" халыкара иҗади эшләр конкурсы
8 нче сыйныф укучысы Латипова Л. "Глаголица" халыкара иҗади эшләр конкурсында катнашты һәм Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына чакырылды. Тантана "Әкият" курчак театрында үткәрелде. Лилия "Татар телендә поэзия" номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды, эше "Глаголица-2016" иҗади эшләр җыентыгына кертелде. Катнашучылар "Су анасы" исемле курчак театры да карадылар. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)


