Яр Чаллы шәһәренең “Гали Акыш исемендәге 84 нче лицеенда”
үткәрелгән “Яшьләр фәнни
эзләнүдә” республикакүләм фәнни-гамәли
укучылар конференциясендә катнашып, районыбыз
укучылары зур уңышка ирештеләр. Шуганка
төп мәктәбенең 8 нче сыйныф
укучысы Шәйхәйдәрова Рузилә 1 дәрәҗә диплом
(укытучысы Әхмәтҗанова Эльвира), Әмәкәй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Насретдинова Азилә 2 дәрәҗә диплом (укытучысы Хәкимова Гөлнара Ш.), Вәрәшбаш
төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Сәхәбетдинова Алинә (укытучысы Сәхбетдинова
Гөлсинә З.) 3 дәрәҗә диплом белән
бүләкләнделәр, Үрәзмәт урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәйгәрдәнова Альбина
(укытучысы Әбүбәкерова Альбина Р.) катнашучы таныклыгына ия булды.
23 декабря, 2013
10 декабря, 2013
Гомер озынлыгы-ирлектә, илгә иткән хезмәт-игелектә
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе, филология фәннәре докторы , профессор Марсель Хәернас улы Бакировка 10 декабрьдә 80 яшь тулды. Якташыбызны зур юбилее белән котлыйбыз!
10 октября, 2013
Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!
Картаямени сон
йорәк
Маңгайлар сырланса
да...
Әмәкәй авылында
өлкәннәр ункөнлеге бик матур үтте.Урта мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләп,
лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен мәктәптә бай эчтәлекле бәйрәм тантанасы
булды.Укучылар һәм укытучылар коллективы һәр ветеранга багышлап концерт
номерлары күрсәтте, аларны чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән
зурладылар.Аннары бәйрәм мул табын артында дәвам итте.Өлкәннәр үзләре дә җырлап
күнел ачтылар.
Декада ахырында авыл ашханәсендә дә бик зур бәйрәм булды. Чараны "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе мәктәп коллективы бергәләп оештырды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә хуҗалык җитәкчесе Альберт Нәбиев, өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады.Укучылар һәм укытучылар өлкәннәргә багышлап узләренең матур җырларын бүләк иттеләр. һәр өлкән буын вәкиле яшьлек җырларын тыңлап, мизгелгә генә, уйда гына булса да үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Мөлаем апалар, әбиләрнең йөзләреннән бөркелгән канәгатьлек хисе шуның турында сөйли иде.
Декада ахырында авыл ашханәсендә дә бик зур бәйрәм булды. Чараны "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе мәктәп коллективы бергәләп оештырды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә хуҗалык җитәкчесе Альберт Нәбиев, өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады.Укучылар һәм укытучылар өлкәннәргә багышлап узләренең матур җырларын бүләк иттеләр. һәр өлкән буын вәкиле яшьлек җырларын тыңлап, мизгелгә генә, уйда гына булса да үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Мөлаем апалар, әбиләрнең йөзләреннән бөркелгән канәгатьлек хисе шуның турында сөйли иде.
Өлкәннәр хөрмәтенә яңгыраган җырлардан
күзләрендә яшь тамчылары ялтыраса да, аларның күңелләре шат иде.Үзләре дә күңел
ачтылар: җырладылар да, биеделәр дә. Альберт Нәбиевның өздереп гармунда уйнавы,
өлкәннәребез Зөһрә, Клара, апаларның җырлавы бәйрәмгә тагын да ямь бирде. Г.
Вәлиева, Р.Әхмәтгалиева, Р. Фаррахова, Н.Насретдинова , Л.Нәбиева әзерләгән
тәмле ашларны авыз итә-итә, бик озак чөкердәштеләр өлкәннәр.
08 сентября, 2013
26 мая, 2013
Хәерле сәгатьтә!
Бер караганда күңелле, ә икенче яктан-бик моңсу...
Егетләрне һәм кызларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.
Сезгә исән-имин имтиханнарыгызны тапшырып, теләгән уку йортына керүегезне, яхшы укуыгызны телибез. Сау-сәламәт,бәхетле булыгыз!!!
24 мая, 2013
"Зирәк тиен-2013" нәтиҗәләре
"Зирәк тиен" уен-бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.Нәтиҗәләрне түбәндәге сылтама буенча кереп карарга мөмкин:
Зирәк тиен нәтиҗәләре
Безнең мәктәп укучылары 7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алия һәм 9 нчы сыйныф укучысы Мохитова Илүзәнең җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә булуы бик куанычлы. Бу укучыларга укуларында зур уңышлар телибез.
Безнең мәктәп укучылары 7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алия һәм 9 нчы сыйныф укучысы Мохитова Илүзәнең җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә булуы бик куанычлы. Бу укучыларга укуларында зур уңышлар телибез.
23 мая, 2013
"Табигать-туган йортыбыз" бәйгесе
01 мая, 2013
Изге Болгарга сәяхәт
29 апреля, 2013
Мәктәптә Тукай көннәре
Тукай көннәре игълан ителгәч тә, укучылар бик теләп әзерләнергә тотындылар. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар, кемдер шигырен сайлап калырга ашыкты, кайберләре Тукай сүзләренә язылган җырларны өйрәнде.Укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Тукай атналыгы шагыйрьнең тормыш юлын тагын бер кат искә төшерүдән башланып китте. Бу көнне укучылар Тукайның катлаулы, шул ук вакытта аянычлы да булган томышы турында фильм карадылар. Икенче көн Тукай иҗатына багышланган иде. “Милләтемнең кояшы син, Тукай!” дип аталган чарада 8 нче сыйныф кызлары лекторлар буларак чыгыш ясадылар. Иң күңеллесе “И мөкатдәс моңлы сазым!” кичәсе булды. Мәктәпнең иң оста шигырь сөйләүчеләре һәм җырчылары катнашты бу кичәдә. 1 нче сыйныф укучылары да читтә калмаган-һәрберсе дә Тукай бабаларының шигырен ятларга тырышкан! Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур активлык күрсәттеләр.Өлкәнрәкләр дә калышырга теләмәде: Тукай шигырьләрен зур осталык белән сәнгатьле итеп сөйләделәр. Тукай сүзләренә язылган җырлар кичәгә тагын да җанлылык өстәде. Кичә ахырында укучылар, укытучылар , аягүрә басып, татар халкының гимнына, догасына әверелгән “Туган тел”не җырладылар. Менә шулай үтте сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган атналыгыбыз. Бу исә мәктәбебездә Тукай рухының яшәвен, дәвам итүен күрсәтә.Районда үткәрелгән Тукайга багышланган Шигырь бәйрәмендә безнең мәктәп укучысы Шамс Айдарның, “Иң оста шигырь сөйләүче” буларак, 1 урынны алуы шатлык түгелмени?
(Фаррахова Гүзәл, 8 нче сыйныф укучысы)
27 апреля, 2013
Тукай бүләгенә кандидатлар расланды

26 апреля, 2013
Шигырь бәйрәме
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулды. Районыбызның "Мизгел" мәдәни үзәгендә Шигырь бәйрәме үткәрелде. Мөслим лицее укучылары бәйрәмне ачып җибәрделәр.Аннары район мәктәпләреннән килгән шагыйрь иҗатын яратучы балалар чыгыш ясады.Залда Тукай шигырьләре белән беррәттән, якташ шагыйрьләребезнең дә шигырьләре, җырлары яңгырады. Укучыларга "Иң оста шигырь сөйләүче", "Тукай сүзләренә язылган җырларны иң оста башкаручы" номинацияләрендә урыннар билгеләнде.10 сыйныф укучысы Шамс Айдар, Рүзәл Мөхәммәтшинның "Милләт юк ул, диләр" исемле шигырен сөйләп, 1 урын яулады. Молодец, Айдар!
08 апреля, 2013
17 марта, 2013
Вәсилә Хәйдәрова бездә кунакта
Мәктәбебездә бүген матур җырлар яңгырады, күтәренкелек рухы сизелеп торды. Чөнки бездә очрашу кичәсе. Аны татар теле укытучысы Гөлнара Хәкимова башлап җибәрде.
Атларны җәннәттәге җан ияләренә тиңләп яраткан изге җанлы шәхес турында бүгенге кичәбез. Озак еллар буе җитәкче булып эшләгән Зөфәр Солтанов ул.Бертуган апасы Вәсилә апа Хәйдәрова Зөфәр Нургалиевичның тормышы, хезмәт юлы белән таныштырды.Вәсилә апа энесенең якты истәлегенә багышлап чыгарылган "Борак" китабы турында сөйләде. Кичәдә аның белән эшләгән хезмәттәшләре дә истәлекләрен яңарттылар. Ә видеоязмадан Зөфәр Нургалиевичның сөйләвен тыңлагач, аның үзе белән очрашкандай булдык. Вәсилә апа Хәйдәрова гомере буе мөгаллим һөнәренә тугры калган.Ул һаман мәктәптән аерыла алмый. Өлкән яшҗтә булса да, җитез, хәрәкәтчән булуы безне сокландырды. Шагыйрь Әхмәт Дусайлы, ветеран укытучылар Зинаида Мухдина, Дилфин Ишматовларның катнашуы очрашуны тагын да җанландырды. Кичә тәмамлангач, һәркем күңел матурлыгы, яшәү мәгънәсе турында уйлангандыр. Яхшылык җирдә ятмас, ди халык. Яхшы эшләре, матур гамәлләре булган кешехалык күңелендә яши, онытылмый. ( Илүзә Мурзина, 8 сыйныф укучысы. "Көмеш кыңгырау" газетасыннан)
22 февраля, 2013
"Фән җилкәннәре" республика фестивале
Яр Чаллы шәһәрендә "Фән җилкәннәре" республика фестивале кысаларында "Татарстан-туган йортым" ачык фестиваль бәйгесе булып узды. "Болгар илем-гүзәл җирем" программасы кысаларында уздырылган "Сугыштан соңгы татар әдәбияты-1950-1970 еллар" фәнни-эзләнү эшләре конкурсында катнашып, 8 нче сыйныф укучысы Насретдинова Азилә "Иҗат. Тикшеренү. Уңыш" номинациясендәге диплом белән бүләкләнде.
03 февраля, 2013
Подписаться на:
Сообщения (Atom)