29 апреля, 2013

Мәктәптә Тукай көннәре

Тукай көннәре игълан ителгәч тә, укучылар бик теләп әзерләнергә тотындылар. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар, кемдер шигырен сайлап калырга ашыкты, кайберләре Тукай сүзләренә язылган җырларны өйрәнде.Укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Тукай атналыгы шагыйрьнең тормыш юлын тагын бер кат искә төшерүдән башланып китте. Бу көнне укучылар Тукайның катлаулы, шул ук вакытта аянычлы да булган томышы турында фильм карадылар. Икенче көн Тукай иҗатына багышланган иде. “Милләтемнең кояшы син, Тукай!” дип аталган чарада 8 нче сыйныф кызлары лекторлар буларак чыгыш ясадылар. Иң күңеллесе “И мөкатдәс моңлы сазым!” кичәсе булды. Мәктәпнең иң оста шигырь сөйләүчеләре һәм җырчылары катнашты бу кичәдә. 1 нче сыйныф укучылары да читтә калмаган-һәрберсе дә Тукай бабаларының шигырен ятларга тырышкан! Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур активлык күрсәттеләр.Өлкәнрәкләр дә калышырга теләмәде: Тукай шигырьләрен зур осталык белән сәнгатьле итеп сөйләделәр. Тукай сүзләренә язылган җырлар кичәгә тагын да җанлылык өстәде. Кичә ахырында укучылар, укытучылар , аягүрә басып, татар халкының гимнына, догасына әверелгән “Туган тел”не җырладылар. Менә шулай үтте сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган атналыгыбыз. Бу исә мәктәбебездә Тукай рухының яшәвен, дәвам итүен күрсәтә.Районда үткәрелгән Тукайга багышланган Шигырь бәйрәмендә безнең мәктәп укучысы Шамс Айдарның, “Иң оста шигырь сөйләүче” буларак, 1 урынны алуы шатлык түгелмени? (Фаррахова Гүзәл, 8 нче сыйныф укучысы)

Комментариев нет:

Отправить комментарий