Тукай көннәре игълан ителгәч тә, укучылар бик теләп әзерләнергә тотындылар. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар, кемдер шигырен сайлап калырга ашыкты, кайберләре Тукай сүзләренә язылган җырларны өйрәнде.Укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Тукай атналыгы шагыйрьнең тормыш юлын тагын бер кат искә төшерүдән башланып китте. Бу көнне укучылар Тукайның катлаулы, шул ук вакытта аянычлы да булган томышы турында фильм карадылар. Икенче көн Тукай иҗатына багышланган иде. “Милләтемнең кояшы син, Тукай!” дип аталган чарада 8 нче сыйныф кызлары лекторлар буларак чыгыш ясадылар. Иң күңеллесе “И мөкатдәс моңлы сазым!” кичәсе булды. Мәктәпнең иң оста шигырь сөйләүчеләре һәм җырчылары катнашты бу кичәдә. 1 нче сыйныф укучылары да читтә калмаган-һәрберсе дә Тукай бабаларының шигырен ятларга тырышкан! Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур активлык күрсәттеләр.Өлкәнрәкләр дә калышырга теләмәде: Тукай шигырьләрен зур осталык белән сәнгатьле итеп сөйләделәр. Тукай сүзләренә язылган җырлар кичәгә тагын да җанлылык өстәде. Кичә ахырында укучылар, укытучылар , аягүрә басып, татар халкының гимнына, догасына әверелгән “Туган тел”не җырладылар. Менә шулай үтте сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган атналыгыбыз. Бу исә мәктәбебездә Тукай рухының яшәвен, дәвам итүен күрсәтә.Районда үткәрелгән Тукайга багышланган Шигырь бәйрәмендә безнең мәктәп укучысы Шамс Айдарның, “Иң оста шигырь сөйләүче” буларак, 1 урынны алуы шатлык түгелмени?
(Фаррахова Гүзәл, 8 нче сыйныф укучысы)
29 апреля, 2013
27 апреля, 2013
Тукай бүләгенә кандидатлар расланды

26 апреля, 2013
Шигырь бәйрәме
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулды. Районыбызның "Мизгел" мәдәни үзәгендә Шигырь бәйрәме үткәрелде. Мөслим лицее укучылары бәйрәмне ачып җибәрделәр.Аннары район мәктәпләреннән килгән шагыйрь иҗатын яратучы балалар чыгыш ясады.Залда Тукай шигырьләре белән беррәттән, якташ шагыйрьләребезнең дә шигырьләре, җырлары яңгырады. Укучыларга "Иң оста шигырь сөйләүче", "Тукай сүзләренә язылган җырларны иң оста башкаручы" номинацияләрендә урыннар билгеләнде.10 сыйныф укучысы Шамс Айдар, Рүзәл Мөхәммәтшинның "Милләт юк ул, диләр" исемле шигырен сөйләп, 1 урын яулады. Молодец, Айдар!
08 апреля, 2013
Подписаться на:
Сообщения (Atom)