13 февраля, 2014

Татар мәктәпләре укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадасы

Республика мәктәпләрендә татар телен укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны сайлап алу максатында 2014 нче елның 9-11нче февралендә татар мәктәпләре укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадасы үткәрелде.
Олимпиадада 9 нчы сыйныфлардан – 52 укучы, 10 нчы сыйныфлардан – 51 укучы, 11 нче сыйныфлардан 52 укучы катнашты.
Олимпиадада мәктәбебездән 9 сыйныф укучысы Насретдинова Азилә катнашты һәм призер булды. Афәрин, Азилә!!!

03 февраля, 2014

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингын төзегән

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу уку елында да милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингын төзегән. Бүген бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Рейтинг үз эченә туган телдә белем алган татар, чуваш, удмурт, мари, мордва милләтендәге укучылар саны; татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм призерлары саны; татар теле буенча Дәүләт йомгаклаку аттестациясен яңа формада тапшырган 9 нчы сыйныф укучылар санын чагылдырган критерийларны ала.
2013 ел йомгаклары буенча милли мәгариф юнәлешендә лидерлык позициясен Әтнә районы яулаган. Актаныш, Мамадыш, Балтач, Мөслим, Арча, Саба, Кукмара районы “иң яхшы унлыкта” үз урыннарын тотрыклы саклап калган.
Апас, Бөгелмә, Теләче, Ютазы, Питрәч районнарының милли юнәлештә үз күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртуы күренә.
Шул ук вакытта Әлмәт, Буа, Зәй, Нурлат районнарында һәм Казан шәһәрендә исә нәтиҗәлелекнең шактый кимүе күзәтелә.
Рейтингтагы позицияләрнең укучыларга туган телдә белем бирү күрсәткече кимү һәм 9 нчы сыйныф укучыларының татар теленнән яңа формада үткән йомгаклау аттестациясендә катнашучыларның саны аз булуга бәйле.
2014 елда исә 9 нчы сыйныфларның барысы өчен дә татар теленнән бәйсез бердәм республика тесты үткәреләчәк.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

02 февраля, 2014

Язучылар белән очрашу

Просмотреть все
Получите собственный

Авылыбыз бик зур булмаса да, аннан чыккан талантлы, күренекле кешеләребез бар.  Мондый кешеләргә мисал итеп, мин авылыбыз күрке булган, үз таланты белән меңләгән кешеләрнең күңелен яулаган Факил абый Сафинны китерер идем.
Факил абый Сафинга 2 нче гыйнвар көнне 60 яшь тулды. Әле 60 яшь тулса да, ул япь-яшь, матур, шат күңелле.
    Юбилее  уңаеннан, Факил абый Сафинны зурлап очрашуга чакырдык. Ул туган авылы Әмәкәйдә, талантлы яшь язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән кунакта булды. Әлбәттә, барыбыз да аларның килүен зарыгып көттек.  Факил абый үзе дә бу очрашуны көтеп алгандыр, чөнки бу мәктәптә аның балачагы узган һәм шушы мәктәптә  ул укытучы булып та эшләгән. Мәктәпкә дә, мәдәният йортына да , аны яратканга, хөрмәт иткәнгә, авылдашлар күпләп килделәр.
   Факил абый белән очрашу бик кызыклы һәм матур булды. Факил абыйдан интервью алганда, ул үзенең балачагы, олы  тормыш  юлына аяк басуы, беренче тапкыр каләм тотуы турында да бик кызыклы итеп сөйләп бирде, кайчак шаярткалап,  балаларнын күңелен дә күтәрде.
   Янында утырган Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева да, Факил абый турындагы яхшы фикерләре белән уртаклашты. Белгәнебезчә, Факил абый бүген “Көмеш кыңгырау”газатасының баш мөхәррире. Айгөл Әхмәтгалиева “Мәйдан” журналы редакциясендә Факил абый белән  бергә эшләгән вакытларын шундый горурланып, рәхәт итеп, җылы хисләр белән яратып сөйләде. Факил абыйның эзләнүчән, таләпчән, гадел җитәкче булуын, шул ук вакытта олы йөрәкле, аталарча кайгыртучан, изге күңелле , искиткеч күпкырлы талант иясе булуын искәртте. “М.Мәһдиев булганга, дөньяда Гөберчәк авылы барлыгын, Факил Сафин булганга, Әмәкәй авылы барлыгын беләбез. Ул Әмәкәй авылын бөтен дөньяга танытты”,-диде ул.
    Очрашуга Факил абый эшләгән Тат. Бүләр һәм Октябрь мәктәпләреннән дә кунаклар килгән иде. Алар да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Классташлары Гүзәлия апа һәм Хөснулла абый Хәмидуллиннар, хезмәттәше Хәкимҗан абый Гарифуллин, хезмәт ветераны Клара апа Бакирова  азагында Факил абый үзенең  кызыклы китапларын, “Көмеш кыңгырау”газетасын мәктәпкә бүләк итеп калдырды. Укучылар өчен бу бик зур бүләк булды.
Кич белән авыл халкы мәдәният йортына җыелды.Анда районыбыздан кунаклар да килде. Район башлыгы урынбасары Рушат Солтанов, спорт һәм яшьләр бүлегеннән И.Яппаров, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, язучы  Фоат Садриев, җирлек җитәкчеләре Факил абыйга үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.  .  Авылдашлары, классташлары, күршеләре истәлекләр белән уртаклаштылар.  Кичәдә укучылар һәм укытучылар тарафыннан Факил абыйның шигырьләре, җырлары яңгырады.

         Мурзина Илүзә, 9 сыйныф укучысы