Иҗатым

Авылым минем
Гөлнара Хәкимова сүзләре, Мәсгут Исхаков көе 

Бай тарихлы авыл диләр
 Әмәкәем турында.
Бабаларым иген иккән,
Печән чапкан болында.

Кушымта
Авылым даны җырга күчсен,
Еракларга таралсын.
-Без бит әмәкәйлеләр,-дип,
Горурланырлык булсын.

Өч мәчетле авыл булган,
Гөрләп торган базары.
Күрше авыл егетләрен
Гашыйк иткән кызлары.

Җырга-моңга һәвәс булган
Халкым элек-электән.
Оста биючеләр белән
Сәхнәләрдә дан тоткан.

***
Үзгәргәнсең кебек...
Юк,юк! Шул ук күзләр икән
Йөрәгемне минем биләгән.
Шул ук караш... ничә еллар
Төшләремдә мине әйдәгән.

Үзгәргәнсең кебек...
Юк,юк! Шул ук хисләр икән,
Йөрәкләрдә яшереп саклаган.
Гел яратам диюеңне
Йөрәк инде мең кат ятлаган.

Үзгәрмәгән икән!
Юк,юк!!! Яшьлектәге кебек.
Юлларыбыз гына аерылган.
Тик йөрәктә саклыйк сөюне без,
Язмышларга шулай язылган.

***
Сиңа...
Мин эзләдем сине еллар буе,
Карашларың дәште үткәннән.
Ләкин еллар инде сине миннән
Еракларга алып киткәннәр.

Күз алдымда тәүге очрашу,
Ягымлы һәм назлы карашың.
Очкынланып торган серле күзләр-
Төшләремдә күпме саташтым.

Колагымда яңгырый һаман
"Яратам" дип әйткән сүзләрең...
Һич онытмамын хушлашканда
Мөлдерәгән яшьле күзләрең.

Насыйп булса әгәр очрашырга
Йөрәккәем түзә алырмы?
Күңелдәге хисләр түгелерме?
Хыял гына булып калырмы?

***
Сөйләште тик күзләр генә...
Ә күңелдә калды күпме сүзләр.
Бу мизгелне сагынып йөрәк
Хәтерләрдән тагын күпме эзләр.

Сөйләште тик күзләр генә,
Бертуктамый яшьләр агалар.
Ни әйтергә теләде соң йөрәк?
Аңлашмадык  гүя балалар...

Әллә ниләр сөйләр кебек йөрәк,
Сөйләр сүзләр бик күп иде лә...
Сагынулар, яратулар белән
Тулган күңел шулай түгелә...

***
Артык яратамын, ахры, сине
Төшләремә бик еш керәсең.
Шул төшләрдә генә күрешәбез,
Өндә ярамыйдыр күрәсең.

Сине уйламаган минутым юк,
Йөрәгемне минем биләдең.
Хыялымда сиңа күпер салам,
Өзелеп сагынганнан, сөйгәнем.

Колагымда яңгырый синең тавыш,
Күз алдымда назлы карашың.
Шулай өзгәләнеп яшәр өчен микән
Гомерлеккә сине яраттым.

Комментариев нет:

Отправить комментарий